Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Зәйдә гомер кичерүче Александра Герасимова 100 яшен тутырды

Гасыр кичкән әби кунакларга керәшен җырларын сузып, үзенең теләкләрен җиткергән.

Зәйдә 100 яшьне узган алты кеше яши. Аларның икесенә – 100, 4сенә – 101 яшь.

Бер гасырлык гомер бәйрәме белән Александра Михайловнаны котларга бик күп кеше килгән иде. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. 

Хәле ничек, сөйләшә алырмы дип уйлап та куйган идек, гасыр кичкән әби кунакларга керәшен җырларын сузып, үзенең теләкләрен җиткерде. Үзен котларга килгән һәркем белән рәхәтләнеп, чын күңелдән сөйләшеп, ихластан сөенеп утырды. 

«Әнием дә 104 яшькә кадәр яшәде. Җәяү йөрергә яраттым мин. Гел җырлап йөрдем. Бу тормышта берәүгә дә үпкәләп яшәмәдем, бер кешене дә рәнҗетмәдем», — дип озак яшәвенең серен ачты ул. 

Тумышы белән Александра Михайловна — Сарман районы Нарат Асты авылыннан. Колхозлашу еллары башлангач, әтисен — Михаил Ямашевны төрмәгә утырталар. 

-Мине кулак кызы дип комсомолга да алмадылар, — ди ул. 

Яшь кыз Югары Баграж мәктәбендә укыта. Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең укытучысы ул. Сугыштан кайткан шул авыл егете Леонид белән 1946 елда гаилә корып, Югары Багражда яшиләр. 

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев юбилярга багражлылар исеменнән котлау сүзләре ирештерде. Киләсе елда Тройсын бәйрәмендә Югары Багражда торгызылучы чиркәүне ачачакбыз, Александра Михайловна, балаларыгыз белән әлеге чарада көтеп калачакбыз, диде. 

Александра апа бу авылда яшәгән елларын искә төшереп, бик яратып яшәдем Багражны, халкы да бик дус-тату, дип әйтеп куйды. 

Леониды Бигештә фельдшер булып хезмәт куя. Александра исә Бигеш мәктәбендә укытучы булып эшли һәм читтән торып педагогика институтын тәмамлый. Аннан Герасимовлар Иске Зәйгә күченеп килә. Алар икесе дә санэпидемстанциядә эшли башлыйлар. Әлеге хезмәт Яңа Зәйгә күчкәч, Александра Михайловна дәваханәдә регистратурада эшли. 

Юбилярны котларга район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов җитәкчелегендә медицина хезмәткәрләре дә килгән иде. Алар аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. 

Гаиләдә биш бала — кызлары Елена, Людмила, Лира, Лидия, уллары Леонард үсә. Бүгенге көндә Александра Михайловна улы Леонард, килене Любовь белән яши. Алар төп нигездә заманча, матур, якты йорт салып кергәннәр. Әниләренең урыны түрдә. 

-Александра Михайловна, сез бик бәхетле әни. Нинди акыллы балалар үстергәнсез. Алар сезнең өчен өзелеп тора. Күпме укучыга белем һәм тәрбия биргәнсез. Тормышны яратып яшәгәнгә, сезнең әйләнәгезне яхшы күңелле кешеләр генә бизи, — дип котлау сүзләрен җиткерде мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Вәлиәхмәтова. 

Шулай ук ветеранны район керәшен җәмгыяте исеменнән Александр Исаков, «Продвижение» һәм «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Олеся Пукаева белән Светлана Долгова да котлап, бүләкләр тапшырдылар. Район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк иттеләр. 

Александра апаның күңел матурлыгын, йөз аклыгын һәм тырышлыгын еллар шаукымы, тормыш авырлыгы баса алмаган. Балалары, оныклары әниләре, әбиләре белән горурланып, ул — безнең тормышыбызның яме, диләр.

https://zainsk-inform.ru/news/ianalyklar/gomer-sukmagynnan-100-el

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев