Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Тәрбит авылында өлкәннәргә бәйрәм оештырганнар

Көзнең икенче ае матур бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне белән башлана.

Өлкәннәр көне — якты бәйрәм, әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның бәйрәме. Шушы уңайдан, «Август — Агро» холдинг компаниясенең «Август — Кайбыч» җәмгыяте өлкәннәрне тәбрикләгән, бүләкләр тапшырган.

Иске Тәрбит авылында олы тормыш юлы үткән 55 яшеннән узган хатын-кызларга, 60тан узган ирләргә җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр җиткерелгән. Бүләкләрне килә алучылар үзләре килеп алган, ә йөри алмаучыларга авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре өйләренә илтеп тапшырганнар. Алар арасында иң олысы 87 яшьлек Зоя Евграфова. Ул чуваш милләтеннән булса да, керәшен кешесенә кияүгә китеп, гомерен шушы авылда үткәргән кеше. Бик яшьли алты бала белән иреннән калган. Бала хәсрәте дә күргән кеше.

«Бүләкләр, хөрмәт итүләре өчен сөенәбез. Кешеләр белән аралашып, күрешеп кайттым. Дөньялар имин булсын», — дип сөйләде Иске Тәрбиттән Зоя түти.

Бүләк алучы өлкәннәр гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгына, сөтчелеккә, укытучылыкка, авылның үсешенә багышлаган кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев