Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин авылының «Бигәш» фольклор ансамбле тарихы

II Керәшенчә марафонда катнашучы Любовь Алексеева Иосиф Камашевның «Иске Гришкин авылы тарихы» китабыннан авылның «Бигәш» фольклор ансамбле тарихы белән таныштырды.

Тарих фәннәре кандидаты аңлатуы буенча, 1918 елда Азин дивизиясендә 2000 керәшен хезмәт иткән. Шул вакытта Иске Гришкин авылында концерт бригадасы төзелгән. Алар сугышчыларга азык-төлек алып барганнар һәм концерт куйганнар. Бу концерт бригадасы колхозлашу чорларында, сугыш алды елларында үзенең яшәвен дәвам иткән. Ниһаять, 1941 елны бу ансамбль Казан шәһәренә смотр-конкурска барырга тиеш була. Ансамбльне Камай авылы кызы – укытучы Рәшидә апа Шакирова җитәкли. Ансамбль үзенең чыгышын авылыбызның мәдәният йортында күрсәтеп үтә.

1941 елны март аенда авылдан Сюгинск (Можга) станциясенә хәтле атларда, аннан поезд белән 20 кешедән торган фольклор ансамбле беренче тапкыр Казан шәһәренә смотр-конкурска юл тота. Уңышлы чыгыш ясаганнан сон, Мәскәүгә барырга тиеш булалар. Шуннан соң, тулыландырып, 70 кешедән торган ансамбль оештырыла. Ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, алар Мәскәүгә бара алмый калалар. Сугышка карамастан, фольклор ансамбле үз чыгышларын күрсәтүне дәвам итә. 1944 елның кышында Казанга баралар. 1945 елны «Бигәш» ансамбле тагын республика смотр-конкурсында катнаша, ләкин егетлэр урынына кызлар бии.

1956 елны гыйнвар-февраль айларында Казан шәһәрендә Качалов исемендәге театрда уңышлы гына чыгыш ясыйлар, 1957 елның 4 июнендә Мәскәү шәһәрендә «Татар сәнгате һәм әдәбият декадасы» уздырыла. Безнең авылның фольклор ансамбле беренче тапкыр Мәскәү шәһәренең завод-фабрикалары, эшчеләре алдында чыгыш ясый.

1993 елны Ленинград шәһәрендә булып, анда яшәүче татар халкын керәшен халкының йола-гадәтләре, җыр-биюләре белән таныштырып кайтты. 1991 елның 11 сентябрендә Мәдәният министрлыгы «Бигәш» фольклор ансамбленә «Халык җыр һәм бию ансамбле» дигән исем бирде.

50-52 бит
«Яр Чаллы типографиясе» дәүләт унитар
предприятиесендә басылды. 2004 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев