Иске Гришкин авылы мәдәният йортында «Бигәш»нең ветераннары очрашты
Очрашып, сөйләшеп утырганда, әллә кайда еракта калган вакытларга әллә ничә мәртәбә барып кайтасың.
Менделеевск районының Иске Гришкин мәдәният йортында "Бигәш" фольклор ансамбленең өлкән яшьтәге катнашучылары белән очрашу узды.
- Яшьлек жырлары, куңелле вакыйгаларны барлап утырганда, вакытның уткәне сизелми дә калды. Чәй өстәле артында арабыздан вакытсыз китеп барган фольклор ансамбль җитәкчеләрен, гармунда уйнаучыларны, катнашып йөручеләрне дә искә алдык. Музей экспонатлары белән таныштык, - дип бүлеште кичәнең катнашучылары.
Чыннан да, Иске Гришкин авылы музеенда тулыландырып тору эше бик актив бара. Кичәгә килүчеләр дә берничә экспонат тапшырдылар.
- Сандык төпләрендә сакланган бик матур альяпкыч һәм өстәл япкычлары өчен Владислав Булановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде музей хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев