Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иртәгә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә

Иртәгә, 28 мартта, Татарстанда һәм Казанда буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Аерым алганда, республика территориясендә кар һәм җепшек кар явачак, төнлә урыны белән көчле кар көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ». Тәүлегенә 3-10 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк.

Кайбер урыннарда буран чыгуы ихтимал. Явым-төшем һәм буран вакытында күз күременең 1000 метрга кадәр начараюы көтелә.

Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Төнлә җилнең тизлеге урыны белән секундына — 17-22 метрга, көндез 15-18 метрга кадәр (ТР башкаласында көндез дә, төнлә дә секундына 15-18 метрга кадәр) җитәчәк.

Юлларда көчле бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Урыны белән кар көртләре хасил булуы ихтимал.

Бүген Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм кар ява. Өч көн эчендә республикада айлык норманың 30-100 проценты кадәр явым-төшем күзәтелергә мөмкин. Казанда 27 мартка каршы төндә айлык норманың өчтән бере кадәр диярлек явым-төшем күзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев