“Җирекле моңнары” кызлары – Мәтрүнә түти янында
Түбән Кама районындагы Кече Җирекле авылының иң өлкән кешеләреннән берсе булган Мәтрүнә түтине керәшенчә котладылар.
6 февральдә Кече Җирекле урамында бер кочак чәчәк һәм бүләкләр күтәргән, элгәреге керәшеннәрчә киенгән бер төркем хатын-кызны күрергә була иде. Үзләренә кирәкле капка төбенә килеп туктагач та, алар керәшенчә җырлый-җырлый, өйгә керделәр. Кунакларны биредә көтеп торалар иде инде. Җырга каршы җыр белән җавап биреп, аларны мул табын янына чакырдылар.
Тамаксалар таккан, баш яулыкларын да керәшенчә япкан бу хатыннар “Җирекле моңнары” ансамбле кызлары булып, җитәкчеләре Гөлшат Хөсәенова белән бергәләп, аларның Мәтрүнә түтине олы юбилее уңаеннан котларга җыелулары иде. Ни өчен җирлек җитәкчелеге һәм район вәкилләре түгел, ә ансамбль котларга булган, дигән сорау туса, сәбәбе гади генә. Гөлшат Хөсәенова клуб җитәкчесе булып эшли башлагач та авылдагы түтиләрдән керәшен ансамбле оештыру ниятенә керешкән. Һәм, иң беренче итеп, керәшен җыруларын, биюләрен өйрәтүне сорап, Мәтрүнә түти янына барган.
– Нәрсә булса да аның янына барам. Беренче җыруларны, биюләрне Мәтрүнә түтидән өйрәндек. Өенә барып, диктофонга яздыртып алып та кайта идем. Үзе дә клубка төшеп, бастырып биюләрне, күмәк биюләрне өйрәтте ул. Авылның электән калган җыруларын, үз көен өйрәтеп кенә калмады, “без җәш чакта шулайрак җырлыйлар иде”, дип, ничек итеп дөрес җырларга икәнен дә күрсәтте, – дип сөйләде “Җирекле моңнары” ансамбле җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова. – Җирекле керәшеннәре элек Май чабуда, Пасхада, Питрауда нәрсәләр эшлиләр иде дип, ул бәйрәмнәрнең тәртибен, уеннарны, йолаларны да Мәтрүнә түтидән сорап белдем. Сөйләшергә рәхәт аның белән, бик ачык түти ул.
1971 елда Түбән Камага күченеп егерме еллап шунда яшәгәннән соң, эштән туктагач, Матрена Курбаева туган авылына кайта. Үзе килен булып төшкән нигездә кызы Галина һәм кияве, Чәбия керәшене Павел Николаевич Петров белән бергәләп, яңа йорт җиткезәләр. Кызы-кияве шәһәрдә торсалар да, балаларын алып, ялларда гел янына кайтып йөриләр. Соңгы елларда алар да Җирекледә төпләнгәннәр. Мәтрүнә түтинең ире Федор яшьли үлгән, 11 яшьлек улы Николайның да гомере фаҗигале төстә өзелгән. Карап торганы шушы кызы белән кияве инде...
Мәтрүнә түти ансамбль кызларына өйрәткән җырулар арасында 1906 елгы каенатасыннана үзе отып калганы да бар. Аны элек авыл халкы “Корбай бабай көе” дип йөрткән. Үз әнисе, авылдашлары Бикә дип эндәшүче Анастасияне һәм каенанасы Санканы (Александра) да рәхмәт сүзләре белән искә ала Мәтрүнә түти.
– Санка әбидән калган борма бизәкле сүрәкә дә бар иде кайчандыр. Крестик белән чигүне әниләр “урыс чигеше” дип йөртәләр иде, – дип искә төшереп алды кызы Галина. – Үзләре шакмаклап-шакмаклап суккан матур күлмәкләре, чигешле алъяпкычлары бар иде. Түтинең кызы, “Сүрәкә” ансамбленә йөргән сеңелем Галя Петрова алып китте. Элгәреге кием калмады инде.
Юбиляр янына кунакка килгән “Җирекле моңнары” кызлары Лидия Гребенщикова, Светлана Данилова, Тамара Кудряшева, Тамара Гребенщикова, Анна Назарова, Роза Петрова, Галина Петрова, Александра Поликарпова үз ансамбльләре җитәкчесе Гөлшат Габделхәевна белән бергәләп, Мәтрүнә түтинең иң яраткан җырларыннан булган “Бишмәтеңдә биш төймә”не дә, үзе өйрәткән керәшен көйләрен дә җырлыйлар. Мәтрүнә түти үзе дә берәр җыруны башлый да, аны калганнар эләктереп ала. Туган көн бәйрәмен, чын керәшенчә, кара-каршы җырлашып үткәрәләр.
Бүләкләр – җылы юрган, тәмле күчтәнәчләре һәм аллы-гөлле чәчәкләре өчен, күңеле булган Мәтрүнә түти: “Килдегез, зурладыгыз. Беркемнең дә болай олылаганы юк иде”, – дип авылдашларына кат-кат рәхмәт әйтеп, “Җирекле моңнары” кызларын озатып кала.
Мәтрүнә түтигә әле йөзне дә узып яшәрлек гомер, сәламәтлек телик.
Мәтрүнә түтиләрнең, Корбай бабайларның көйләрен, җыруларын “Җирекле моңнары” мәңге җуелмас мирас итеп саклар, халыкка җиткерер, бар дөньяга яңгыратыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев