Йөзек салдым, еллар имин булыр
Яңа 2023 елны каршы алдык. Рождествоны да данладык.
Төкле аягың белән, Яңа ел, бәхет-куанычлар гына алып кил. Туым бәйрәме белән күңелләрдә ышаныч, киләчәккә якты өметләр артты. Бу шатлык тулы Нардуган атналарында халык, өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга, нигезгә ару теләкләрен әйтеп йөри. Нардуганчылар кергән йортта маллар күп, тормышлары мул була, диләр. Шуңа, хуҗалар аларны үз йортларына чакырып та кертергә тырышалар. Халкыбыз, борынгыдын ук, атна буе төрле уеннар уйнаган, йөзек салып баккан. Уен гына булса да, чын күңелдән ышанып, яхшылыкларга өметләнеп эшләгәннәр аны. Йөзек салуны бүген дә үтиләр. Кайсы як керәшеннәрендә нинди багу йолалары бар – бу турыда карендәшләребездән белештек.
Чистай районының Бахта авылында яшәүче Анна Акманова сөйләвенчә, алар ягында егетләр, кызлар нардуган өенә җыелып, гаиләдәге баш, уртанчы һәм төпчек баланы бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр икән. Өйгә кайтып җиткәнче, суның тамчысы да җиргә төшергә тиеш түгел. Юкса, ул “бозыла” һәм нардуган уены өчен яраксыз санала. Суга барганда да, кайтканда да сөйләшергә ярамый, суның өстен бистәр белән каплыйлар. Элек шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия дип ышанганнар.
Өйгә кайткач, ниятләп, чиләктәге суга һәркем үз йөзеген сала. Нардуган җыруын әйтәләр:
Нардуганым нар булсын,
Эче тулы нур булсын.
Нардуган башы кемгә тияр,
Ул бик бәхетле булсын.
Арадан берсе суны болгатырга утыра. Балдакларны салганда, такмак әйтәләр һәм, шуңа карап, алдагы тормышларын юрыйлар. Куплетлар арасында яхшысы да, начары да була:
Ана мәче, ата мәче
Су эчәләр бәкедән,
Сине уйлап ята торгач,
Егылып төштем сәкедан.
Клубларда ут күренгәч,
Кинодыр дигән идем,
Үзе сөйгәч сөйгән идем,
Ташламас дигән идем.
Арада мондые да була:
Кара тавык ындырчы,
Аягын бәреп сындырчы.
Җорт саен йөргәнче,
Лапас башын япсаңчы.
Соңыннан, йөзек салган суны алып чыгып кояшка каршы якка түгәләр икән.
Ә менә Мамадыш районының Җөри авылында “Йөзек салу”ны кара мунчада уйныйлар. Бу хакта безгә Римма Игнатьева сөйләде. “Бездә дә суга семьядагы олы, уртанчы һәм кече бала баралар, чиләктәге суны кече бала чәнти бармагына гына элеп алып кайта. Суны алганчы су өстенә пәке яки пычак белән кач сызалар. Мунчада калган кешеләр алар судан кайтканчы, сөйләшмичә утыралар. Суга баручылар да, кеше очраса да, бер сүз сөйләшмиләр. Бәкедән чиләккә су алгач, “Атлы йөзек”не суга салалар да тыңлап торалар, йөзек салгач су чыжласа, дөньялар тыныч булмас, чыжламаса, дөньяларыбыз тыныч булыр дип юрыйлар.
Шул вакытта багуның тагын бер өлеше башкарыла: бозны себереп, өстенә тәңкә ыргыталар. Аның кайсы ягы белән ятуына карап, алдагы елның ничек буласын беләләр. Әгәр дә уң ягы икән – ел яхшы, ә инде кире ягы белән төшсә, начарга юрыйлар. Шуннан соң бу тәңкәне йөзек белән чиләктәге суга салалар да өстен сөлге белән каплыйлар. Йорттагы кызлар чиләкне идән уртасына куеп, аның тирәли түгәрәк ясап җыела. Багуны дәвам итү өчен, бер кызны сайлап алганнар. Ул чиләктәге суга салынган йөзекләрне болгата. Бу йоланы башкарган чакта чиләк сөлге белән каплана һәм махсус җыр башкарыла. Җырга карап, багуда катнашучыларны алда ниләр көткәнлеге беленә. Катнашучыларның саны так булырга тиеш. Хәзер инде авылда уйнаучылар сирәгәеп бара. Шулай да бөтенләй үк югалмаган әле бу йолалар”
“Кайбыч керәшеннәре дә Нардуган бәйрәме вакытында балдак белән күрәзәлек итә, әмма аларның йолалары берникадәр аерыла. Кияүгә чыкмаган кызлар кич белән буш өйгә җыела. Елгадан су алып менеп, аны зур тазга салып бүлмә уртасына куялар. Күмер кисәге, тукыма, икмәк һәм балавыз салынган суны кызлар чиратлашып болгата. Су тынганда бу предметларның кем каршында тукталуына карап, кызларның киләчәктә бай яки ярлы булачагын һәм ни белән шөгыльләнәчәген ачыклыйлар”, –диде Хуҗа Хәсән авылы кызы Юлия Макарова.
Әлбәттә, Нардуган багулары “Йөзек салу” белән генә чикләнми. Әйтик, Нардуган көннәрендә кызлар, йокларга ятканда, чырадан кое бурасы ише нәрсә ясап, баш очларына куялар. Шундый ышану булган: шулай итсәң, үзеңнең сөйгән егетең кое янына ат эчертергә килә, син аңа тиз көндә кияүгә чыгасың, имеш. Тавык-чебеш тотып юрау уены да бик кызыклы: кызлар кич кетәклектән тавык тотып алып чыгалар. Матур тавык булса – бай-чибәр егеткә кияүгә чыгасың, бетәшкән тавык булса – ярлы-ябагайга, ә әтәч тотып чыксаң – нәчәлниккә барасың, имеш. Бу уеннар тематик яктан тормыш кору, кияүнең кем һәм кайдан булуын юрау белән генә чикләнми. Елларның ничек килүен, игеннәрнең уңу-уңмавын, тормыш-көнкүрештә буласы үзгәрешләрне, язмышны фаразлаулар да була.
Әй, багучылар, балдакларыгыз суга чыжламый төшсен! Еллар имин килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев