Йөз еллык экспонат
Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубындагы «Керәшен җорты» музеенда яңа экспонатлар барлыкка килде: тукылган һәм качлап чигелгән бистәрләр, керәшен күлмәге, алмалап сугылган һәм түшле альяпкыч.
Сәйтәк кечкенә булса да, авыл тарихын һәм халыкның борынгыдан килгән олы мирасын барлауны үз эшемдә максат итеп куйдым. Клубта эшли башлагач та, музей почмагы ясап, акрынлык белән булса да, аңа экспонатлар туплый башладым. Музей оештырган кеше аның авырлыгын да, эш нечкәлекләрен дә үзе генә белә. Анысы газета укучыга да, халыкка да кызык түгел. Ул хакта язуым түгел, шатлыгымны «Туганайлар» газетасы аша бар халыкка җиткерәсем килде.
Сәйтәк клубындагы «Керәшен җорты» музее тарихи экспонатлар белән тулыланды. Аны безгә авылдашыбыз Мария тапшырды. Ул экспонатлар — Мариянең әтисе яклап әбисе Евдокия Григорьевадан калган керәшен күлмәге, алмалап сугылган һәм түшле альяпкыч, тукылган һәм качлап чигелгән бистәрләр, заманында хатын-кызлар кадерләп саклап, кешелеккә генә бәйләгән француз яулык... Бу кадәр байлыкны күргәч, күзләрем яшьләнде. Кулыма алгач, йөз еллык тарихка орынгандай булдым. Тетрәнеп киттем…
— Әнине озаткач, нәрсәдер эзләп, сандык актара башлаган идем, шушы күлмәк, алъяпкычлар килеп чыкты. Кечкенә вакытта әбием Евдокиянең аны киеп йөрүен хәтерлим. Әби үлгәнгә дә 24 ел. Ә болар ничә еллар сандыкта онытылып яткан, — дип сөйләде соңгы вакытта урын өстендә калган авыру әнисе Рая түти Григорьеваны караган Мария.
Бер ай элек вафат булган Рая түти (1935 елгы) — Евдокия әбинең килене. Ул гомер буе колхозда төрле эштә йөргән — амбар алдында да, башка урында... Рая түтинең карты, Евдокия әбинең улы — Иван Романович Григорьев. Аның арабыздан китүенә берничә ел инде.
Бу дөньяга берәүләр китә, икенчеләре килә — тормыш шулай дәвам итә инде. Иң мөһиме, бу тормышта кемнән нинди эз калуда... 1900 елда туган Евдокия Григорьева үзеннән соң якты истәлек итеп, авылдашларына бәяләп бетергесез мирас калдырды. Бер дә жәлләп тормыйча, үз гаиләләрендәге күз карасыдай бу кадерле әйберләрне музейга тапшырган Мариягә бар авылдашлар рәхмәтле.
Бер гасыр элек сугылган киндер күлмәк... Бизәкле бистәрләр... «Керәшен җорты» музеендагы бу кадерле экспонатлар Евдокия түтинең һәм, гомумән, шул чор кешеләренең күңел хисләрен, керәшеннәрнең борынгыдан килгән серле бизәкләрен саклый...
Ясминур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубы мөдире.
Фотода: Ясминур Гыйззәтуллина өстендә — йөз еллык күлмәк. Г. Хикмәтова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев