Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йомырка бәясе артуга инфляция генә сәбәпче түгел

Тавык йомыркасы бәясенең кисәк артуы инфляциягә генә түгел, аңа ихтыяҗ югары булуга да бәйле.

Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина тавык йомыркасы бәясе кыйммәтләнүдә шундый сәбәпләрне атады. Бу хакта Татар-Информ

Нәбиуллина сүзләренчә, күпләр еш кына бәяләрнең кисәк артуын инфляция югары булу белән бәйли, әмма бу алай гына түгел. Ул аңлатканча, «бәяләр үсеше темпы югары булса, бездә даими рәвештә нәрсәдер кисәк ата». «Йомырка белән бәйле бәяләр проблемасы» хакында сөйләгәндә, Нәбиуллина анда гомуми сәбәпләр күрә, шуларның берсе – тәкъдим мөмкинлекләрен узып китә торган югары ихтыяҗ.

Шул ук вакытта, Үзәк банкның акча-кредит сәясәте, үз чиратында, ихтыяҗга турыдан-туры йогынты ясый. Әмма шуны искәртергә кирәк, базар Үзәк банк карарына якынча өч-алты кварталга тоткарлык белән җавап кайтара, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев