Йолдызнамә: сайлау алдында калырга мөмкинсез
13-20 ноябрьгә йолдызнамә.
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Тирә-юнегездә бөтен әйберләр кабатланганын сизәсезме? Чөнки бер урында таптанасыз. Сезгә хәрәкәт кирәк. Уңай тәҗрибәме, тискәреме, иң мөһиме — адым ясау.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Сезнең телгә сез генә хуҗа. Ләкин сезнең сүзләрне башкалар да ишеткәнен онытмагыз. Алар ярдәмендә сез кеше йөзендә елмаю, ышаныч уята аласыз. Бу могҗиза түгелмени?!
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Бу атнага сезнең максат — көзге яныннан узган саен, үзегезгә матур сүзләр әйтеп мактау. Үз-үзегезне яратмасагыз, башкалар сезне ничек яратсын?
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Тормышны тау белән чагыштырсак, аның да югары һәм түбән өлешләре бар. Хәзер түбәндә булсагыз, бик тиздән кире биеклеккә күтәрелерсез, бары ышаныч кирәк.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Шәхси тормышыгызда яңалыклар көтелә. Ялгыз булсагыз, тормыш иптәшегезне дә очратып куюыгыз бар. Парлы арысланнарга исә, мөнәсәбәтләрнең яңа баскычына күчәргә тәкъдим ителә.
Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Сезнең кәеф нәкъ урамдагы һава торышын хәтерләтә: я яңгыр, я кар, я кояш. Әлеге үзгәрешләрне кулда тота белсәгез бик әйбәт. Юк икән, өйрәнергә вакыт. Үзегезнең җәмгыятьтә яшәгәнегезне онытмагыз.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Кеше яңалыкны кабул итәргә өйрәнмәгән. Ләкин сезнең очракта, ул бары яхшы үзгәрешләр генә алып килер.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Ал күзлекләр күптән төшеп ватылды инде. Яңадан төзәтәм, ясыйм дип ник азапланасыз? Чынбарлык та бик матур, төсле бит.
Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Эчтән матур булган кеше генә, тыштан балкый ала. Бернинди кием, алкалар да сезгә хөрмәтне арттырмас. Ә сездә бит нихатле көч һәм дәрт бар, нигә кулланмаска...
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Рациональ булу әйбәт сыйфат, сүз юк. Ләкин, кызык өчен генә, нинди дә булса эшне планнаштырмыйча эшләп карагыз әле. «Шулай да була ала мени» дип әйтерсез аннары.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Гади тел белән әйтсәк, утырып торырга да вакытыгыз булмас. Әйтерсең лә, бер эш тә сезсез эшләнми. Бу бит сезнең кирәклегезне аңлата. Моңа ачуланырга кирәкми.
Балык (19 февраль — 20 март)
Кеше гел сайлау алдында тора: һөнәр, гаилә, дуслар сайлау. Кайбер адымнар гомумән безнең тормышны кире якка борып җибәрә. Менә шундый сайлау алдында калырга мөмкинсез, яхшылап уйлагыз, киләчәккә йогынтысы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев