Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә: эштә дә, мәхәббәттә дә уңыш елмаер

Йолдызлар ниләр юрый икән?

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Тормышта күп әйбер сездән генә тормаганын аңларсыз. Атнаның икенче яртысы яхшы кәеф алып килер. Тормышта гадәти булып тоелган әйберләргә яңача карый башларсыз.    

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Бер эшне ташлап, икенчесенә кабаланып ябышмыйча гына, акыл белән эш итсәгез, куйган максатларыгызга тизрәк ирешерсез. Өстегезгә артык йөк өймәгез. Мөмкинлекләрегезне чамаламыйча, эшкә тотынмагыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Сез бер урында таптанмый торган, куйган максатларыгызга тиз ирешүчән кеше. Яңа идеяләрегез туа, яңа планнар барлыкка килер. Аларны җайлы гына тормышка ашырып та куярсыз.   

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Башкалар сездән күп нәрсә өмет итә. Аларның өметләрен аклар өчен, бик тырышып эшләргә кирәк була. Атна озакка сузылачак эшлекле мөнәсәбәтләрне башлау өчен кулай. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Эштә дә, мәхәббәттә дә уңыш елмаер. Кесә калынайту, эштә яхшы вазифага күченү өчен кулай вакыт. Бу атна романтик очрашулар белән дә истә калырга мөмкин.    

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Сезгә бөтенләй охшамаган кешеләр белән аралашырсыз һәм шуннан тәм табарсыз. Нинди эшкә алынсагыз да, аңа иҗади яктан карарга тырышыгыз. Сезне үз терәге итеп күрүче кешеләр дә бар, аларга ярдәм кулы сузарга кирәк булуы мөмкин. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Ялгыш бик яшерен серегезне дә сөйләп куюыгыз ихтимал. Моның гаиләдә, эштә булган хәлләрне кискенләндереп җибәрүе бар. Сезгә яңа идеяләр җитеп белми. Аларны башкалардан алып торсагыз да була. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Катлаулы һәм җитди проблемаларны хәл итәргә туры килер. Бары тик үз көчегезгә генә ышанырга туры киләчәк. һәркемнең үз мәшәкатьләре баштан ашкан - аларга үпкәләмәгез. Үз тоемлавыгызга таянып хәл итегез.  

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Сабырлыкка сынау узасыз бугай. Нинди генә каршылыклы хәлләргә очрасагыз да, түзем булырга тырышыгыз. Позитив фикер йөртү күп кенә кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Уңышка ирешү артык җиңел булып тоелса да, кат-кат уйламыйча эш итмәгез. Бары тик сыналган кешеләргә генә ышаныгыз, башкалар сезне авыр хәлдә ташлап китәргә мөмкин. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Кешенең үз-үзеңә ышануы - ярты уңыш, диләр бит әле. Бу атна үзегезгә ышанып, эчке тоемлавыгызга колак салып эш итә торган вакыт. Шуны истә тотсагыз, таулар да күчерә алачаксыз!  

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Максатыгызга ирешү өчен, сез чын мәгънәсендә кире булырга тиеш. Каршылыкларга юлыгыздан тайпылырга ирек бирмәгез. Өстәмә акча эшләү мөмкинлеге килеп чыгарга мөмкин, баш тартмагыз.  

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев