Йолдыз авылыннан Анна Мидюкина керәшен җыруларын өйрәтүче беренче остаз
Анна түтинең яшьлеге бик авыр елларга туры килә.
Колхозда ул чорда кешеләр «таяк»ка эшләп йөргәннәр. Әтисе — Борис Захарович сугышка кадәр милиция начальнигы, сугыштан яраланып кайтканнан соң, колхоз председателе, әнисе Дарья Дмитриевна колхозчы булып эшләгәннәр. Икесе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр була.
Ул Чистай районының Кондрата авылында мәктәпне унышлы тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищасына укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, Анна түти озак еллар судта секретарь булып эшли.
Тормыш сукмаклары Анна Борисовнаны Йолдыз авылына алып килә. Озак еллар совхозда эшли. Намуслы хезмәте өчен күп кенә Мактау грамотолары, дипломнар белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны. Ягымлы, хезмәт сөючән Анна Борисовна өлкән яшьтә булса да, тик торырга яратмый. Җәй айларында өй янындагы бакчасында, яраткан җырларын көйли-көйли, эшләп йөри. Әллә ничә төп җиләк-җимеш куаклары, алмагач агачлары, яшелчәләр үстерә.
Сәнгатькә гашыйк булуы еллар узгач та сүрелми. Йөрәге түрендә саклап йөрткән моңлы җыруларны яшь буынга житкерәсе килә аның. Анна түти Йолдыз авылында керәшен җыруларын яшьләргә беренче өйрәтүче остаз. Шулай итеп, Анна Борисовнаның күптәнге хыялы тормышка аша. «Багалмам» ансамблендә чыгыш ясый. Аларны тамашачылар һәрвакыт җылы кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев