Йөкле хатын-кызларга электрон сертификат биреләчәк
Электрон сертификатны, йөклелекнең 30 атнасыннан соң, хатын-кызлар консультациясендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Дәүләт, медицина ярдәменә түләү өчен, йөкле хатын-кызларга 12 мең сумлык сертификат бирә. Бу хакта «РИА Новости» хәбәрчесенә Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Тамара Фролова белдергән.
Сертификат акчасы медицина оешмалары арасында түбәндәгечә бүленә: 4 мең сумы булачак ананың сәламәтлеген күзәтеп торучы хатын-кызлар консультациясенә бирелә, 6 мең сумы бала тудыру йортына җибәрелә, калган 2 мең сумы сабыйның үсешен бер яшькә кадәр күзәтеп торырга тиешле балалар поликлиникасына билгеләнә.
Электрон сертификатны, бер бала көтүче булачак аналарга – йөклелекнең 30нчы атнасыннан соң, игезәк көтүчеләргә – йөклелекнең 28нче атнасыннан соң, хатын-кызлар консультациясендә рәсмиләштерергә мөмкин. Документ алу өчен паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС кирәк. Йөкле хатын-кыз сертификатны баласын тапканчы рәсмиләштерергә өлгермәсә, бу мәсьәләне бала тудыру йортында яки балалар поликлиникасында хәл итеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев