Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле бигрәк тәмле бәрәңге

«Туганайлар»ның ВКонтактедагы төркемендә игълан ителгән «Минем көзге уңыш» конкурсында күп кенә газета укучыларыбыз катнашты. 4-10 сентябрьдә булган әлеге конкурс шарты буенча, карендәшләребез үз бакчаларында үстерелгән яшелчә уңышын җыйган вакытта (яки көзге уңышлары янында) фотога төшеп, редакциягә юлларга тиешләр иде.

Алдан ышандырганча, арадан иң уңышлы дип табылган фотоны «Туганайлар» газетасының 1нче битендә урнаштырдык. Ул фотода — Зәй районының Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукованың үз бакчаларында бәрәңге чүпләгән чагы. Үзе генә түгел, әлбәттә, ире Алексей, Казан федераль университетының Чаллы филиалында юрист белгечлегенә укучы уллары Андрей һәм туганнары белән. Аларга бәрәңге алышу өчен, сеңелесе, Түбән Камадагы «Заман» уку һәм аралашу үзәге җитәкчесе Ольга Афонова һәм аның ире Николай (фотода — уң якта) кайтканнар. 
— Үзебезнең Әхмәт авылы фермасы янында 15 сутый җиребез бар. Шуның 10 сутыенда быел бәрәңге утырттык, уңыш 20ләп капчык чыкты. «Гала» сортлы бәрәңгене икенче елын утыртуыбыз. Кадер авылыннан Валентин дәдәй Михайловка рәхмәт. Орлыклык бәрәңгене аның малае каяндыр алып кайтып, авылда сатып йөрде. Без дә 4 капчык — агын, 2 капчык кызылын алган идек. Быел кызылы — эрерәк, агы ваграк булды. Икесе дә тәмле. Ирем Алексей җиргә тиресне дә әйбәт кертте. Ике кат матикладык, икенчесендә өеп бардык, аннан мотоблок белән ярдык. Эт эчәгесен, барыбер, бетереп булмады. Әмма ул зыян итмәде, сирәк яуган яңгырның дымын саклап кына торгандыр, — дип бу коры җәйдә бәрәңгедән яхшы уңыш алу серен сөйләде Людмила Николаевна. — Былтыр 6 капчык саткан идек. Быел сатмыйбыз, балаларга да туганнарга да, үзебезгә дә кирәк. 5-6 капчыгын — өй базына салабыз, ә орлыкка һәм яз чыккач ашарга дигәнен — тышкы базга. Артып калганын бройлерларга пешереп бирәбез. Үгез бозаулар да асрыйбыз. Үзең үстергән яшелчә дә, җиләк-җимеше дә тәмле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев