Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү көнендә Казанда бәйрәм чаралары гөрләячәк

9 майда Казанда Җиңү парады, концертлар узачак, тематик мәйданчыклар оештырылачак.

Меңьеллык мәйданында иртәнге һәм кичке чараларда Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов чыгыш ясар дип көтелә. Көн бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында, шулай ук Җиңү паркында Мәңгелек ут янына, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм толлар, Совет солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланачак.

9:30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында төп программага старт бирелә. 10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре һәм тарихи хәрби техника парады узачак. Парадта 2,5 меңнән артык кеше, шул исәптән хәрбиләр, курсантлар, хәрби кафедралар студентлары, кадетлар, яшь армиячеләр һәм суворовчылар катнаша.

Мәйдан буйлап легендар Т-34 һәм ИС-3 танклары, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, йөзүче ПТ-76 танкы, бронетранспортерлар, БМ-13 «Катюша» һәм башка техника үтәчәк.

Бәйрәм Казанның җыелма хоры башкаруында «Җиңү көне» җырына театральләштерелгән композиция белән тәмамланачак.

Җиңү паркында бәйрәм чаралары 11:00 сәгатьтә яшь армиячеләр һәм укучыларның хокук саклау отрядлары парады белән башлана. Соңрак «Фанфары Победы» балалар фестивале гала-концертын һәм иң яхшы балалар һәм яшьләр оркестрлары чыгышларын тамаша кылырга мөмкин булачак. Көн дәвамында паркта төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк.

18:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында кичке программа планлаштырыла, анда сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре, шулай ук шәһәрнең җыелма хоры чыгыш ясаячак. Җиңү көне 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясе өстендә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев