Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илнур Әхәтов: «Бәрмәнчек»тә буйга түгел, сәләткә карыйлар»

Башкортстанның Бакалы районындагы татар авылы Зирекле егете Илнур керәшен фольклор ансамбленә ничек килеп эләккән? Ә алып баручы карьерасын кайчан башлап җибәргән? «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, туйлар, төрле бәйрәмнәр алып баручы Илнур ӘХӘТОВ белән иҗаты, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

– Илнур, ни өчен сәхнә тормышын сайладыгыз?

– Мин укырга керәсе елны әни яклап дәү әниләр авылында ике этажлы, өр-яңа мәктәп ачылды, ә үзебездә – башлангыч мәктәп кенә. Шуңа күрә мин өйдән 60 километр ераклыктагы әби авылында яши башладым. Өйгә каникул вакытларында гына кайта идем. Мәктәптә укыганда без, бер төркем бала, төрле бәйрәмнәргә, кичәләргә йөрдек. Мине җырчы буларак алып баралар иде. Ә сәхнәгә башлангычтагы класс җитәкчем Заһинә апа алып чыкты. Вокалның бөтен нечкәлекләренә өйрәтте, үзе баянда да уйный иде. Мин аңа бик рәхмәтле.

– Димәк, мәктәп бусагасыннан ук сез җырчы булырга теләдегез?

– Әйе дисәм дә буладыр. Әмма 9 класс бетергәч, миңа өйдәгеләр төрле һөнәрләр тәкъдим иттеләр. Кемдер мине врач итеп күрә иде, кемдер башкорт теле укытучысына охшатты, ә үзем сәхнә турында хыялландым. Шуңа Октябрьск шәһәрендәге музыка училищесына укырга керергә булдым. Конкурс зур иде, ныклап әзерләндем. Күпләр яратып тыңлаган Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин нәкъ менә шушы училищеда укыдылар. Шөкер, керә дә алдым, кызыл дипломга да бетердем. Монда мин кирәк дип, бик теләп укыдым. Ә аннан Казанга килдем. Вокалга юллар ябык иде инде. Казан дәүләт университетының филология һәм сәнгать институтына кердем, музыка укытучысы белгечлеге алдым. Монда инде яңа тормыш башланды.

– Хатыныгыз белән дә университетта таныштыгызмы?

– Әйе, без аның белән бер институтта укый идек. Беренче вакытта кырыйдан гына карап йөрдем, аннан инде танышып, сөйләшеп киттек. 7 ай очрашып йөргәннән соң, Бауман урамында тәкъдим ясадым. Шунда ук ризалашты, нык гашыйк булган иде ул миңа (көлә). Шөкер, 9 ел бергә, ике балабыз бар. Әле бергә туйлар да алып барабыз. Өйдә дә, эштә дә аңлашып, бер-беребезне яратып яшибез.

– “Бәрмәнчек”кә ничек килеп эләктегез? Татар егетенә анда эшләве кыен түгелме?

– Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, бөтен кеше тизрәк эш урыны табып, профессиясе буенча эшли башларга тели. Минем дә нәкъ шулай булды. 2015 елда укып бетергәч, сер түгел, әле “Бәрмәнчек”кә кадәр, төрле ансамбльләргә барып карадым. Әмма укыганда ук остазым: “Илнур, энем, буең бәләкәй шул, ансамбльдә эш табулары кыенрак булыр”, диде. Чыннан да, буем бәләкәй, башка ансамбльләргә алмадылар. Аннан керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблен искә төшердем. Дус егетем Газинур анда инде күптән эшли иде. Аның белән сөйләшеп, белешеп, экзамен бирергә әзерләнгәндәй, каушый-каушый, “Бәрмәнчек”кә килдем. Һәм менә 8 елдан артык алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйм, буем белән алай аерылып тормыйм, бугай (көлә). “Бәрмәнчек”тә, иң беренче чиратта, сәләткә карыйлар. Ә инде эшкә килгәндә, бер дә кыен түгел. Без анда коллегалар гына түгел, ә чын дуслар. Керәшеннәр дә, татарлар да, руслар да – барыбыз бергә рәхәтләнеп эшлибез. Керәшеннәрдә дә начар кешеләр бардыр, әмма андыйларны очратканым юк әле.

– Ә элек сез керәшеннәр белән таныш идегезме?

– Керәшеннәр күп яшәгән Бакалы районыннан булсам да, алар белән якыннан танышуым Казандагы университетта булды. Мин ул вакытта Лидия Әхмәтова җитәкләгән “Сәлам” дигән керәшен ансамбленә йөри идем. Керәшен культурасы, җыр-биюләре миңа ошады.

– Сез бит әле алып баручы да...

– Әле музыка училищесында укыганда бер укытучым туйлар алып бара иде һәм шул мәҗлесләргә мине җырчы буларак дәшкәләде. Казанга килгәч, тулай торактагы бүлмәдәш егетләр белән тамада булырга уйладык. Шуннан башланды инде. Иң беренче үткәргән туемны да хәтерлим. Ул вакытлар өчен әйбәт бәйрәм булды ул. Керәшен туйларын да алып барам. Гомумән, керәшен бәйрәмнәре, йола-гадәтләре бик ошый миңа. Берәр туйда кода-кодагыйлар такмаклар әйтә башласа, аларны туктатырлык түгел. Ис-акылларым китеп карап, тыңлап торам. Кайвакыт, яшь парлар андый такмаклы баттлларны озакка сузмаска дип әйтеп куялар. Контрольдә тотарга тырышабыз, әмма аларны туктатасы килми дә, туктатуы кыен да.

– “Гөргөри кияүләре+”тән соң туйларны керәшенчә үткәрергә ешрак чакыра башламадылармы?

– Әйе, еш дәшә башладылар. Аеруча, көз айларында атна саен керәшен туе уздырылды. “Бәрмәнчек” ансамбле әзерләгән “Гөргөри кияүләре+” театраль тамашасында туй алып баручы Җаграп ролендә уйнау минем өчен бик тә ошады. Чын керәшен туйларының йола-гадәтләрен өйрәнүдә дә бик булышты. Әмма, шунысы кызганыч, милли туйлар бүгенге көндә икенче планга күчте, яшьләр элгәречә итеп үткәрергә теләмиләр шул.

– Илнур, иң “текә” керәшен мәҗлесләрен, мәдәни чараларын (шуларның берсе – “Кряшен чибяре” конкурсы) алып барырга ни өчен сезне сайлыйлар дип уйлыйсыз?

– Гади сорау. Мин бит матур егет (көлә). Дөресен генә әйткәндә, харизм күп әйберне хәл итә бит. Артистизм, харизм булса, тамашачылар үзләре сиңа тартыла. Ә тамашачыларга ошый икән, димәк, дәшәләр. “Гөргөри кияүләре+”тә дә мине башта дублер итеп кенә сайлаганнар иде. Сценарийны укыгач, режиссер Радик абый Бариев сәләтемне күреп алып, төп рольгә куйды.

– Киләсе елда сездән нинди иҗади проектлар көтә алабыз?

– Киләсе елда хатыным белән берәр җырыбызга клип төшерәсебез килә. Барысы да барып чыкса, безне тиздән телевизорда да күреп булачак.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Илнур! Киләсе елда хыялларыгыз тормышка ашсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев