Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илебездә яңа һөнәри бәйрәм барлыкка киләчәк

Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин календарьда яңа һөнәри бәйрәм — математик көнен беркетергә боерган. Бәйрәм кышның беренче көнендә — 1 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Әлеге инициатива белән Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий чыккан.

«Бәйрәм датасы итеп 1 декабрьне — күренекле рус математигы Николай Иванович Лобачевскийның туган көнен куярга тәкъдим ителә. Имзаланган боерык белән мәгариф министрлыгына кабул ителгән карарны ике ай эчендә кирәкле норматив хокукый акт белән ныгыту йөкләнде», — диелә хәбәрдә.

7 апрельдә Россиядә яңа һөнәри бәйрәм — электрон сәнәгать хезмәткәре көне барлыкка киләчәк дип хәбәр ителә. Мондый бәйрәм булдыру инициативасы белән Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников чыгыш ясаган. Тармак вәкилләре аның фикерен хуплап алган.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев