Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ил икътисады ныгыячак

Икътисадның үз кулланучыларыбыз һәм эчке инвестицияләр исәбенә үсүе көтелә.

Россия хөкүмәтендәгеләр әйтүенчә, 2024 елдан соң илебез икътисады үзебездәге кулланучылар һәм эчке инвестицияләр исәбенә үсеш алачак. Россиянең икътисад үсеше министры Максим Решетников эчке тулаем продуктның (ВВП) инде 2024 елда 2,6 процентка җитәчәген дә әйткән.

“Икътисадның түбәнге ноктасы шушы елның дүртенче кварталында узылыр дип көтәбез. 2022 ел нәтиҗәсе буенча, илнең эчке тулаем продукты 2,9 процентка кимиячәк. 2023 елда икътисад акрынлап үсә, ныгый башлаячак һәм 2024 елда инде аның үсеше 2,6 процент тәшкил итәчәк”, – дип искәртеп үткән министр Дәүләт думасындагы хөкүмәт сәгатендә. Шулай ук, ул илебез төбәкләр бюджетында керемнең артуына да басым ясап үткән.

Икътисад үсеше – эчке ихтыяҗны канәгатьләндерүгә юнәлтелгән промышленность, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм халыкка хезмәт күрсәтү исәбенә булачак. Сүз уңаеннан, авылга һәм агропромышленность комплексына бәйле программаларның барысын финанслауга 400 миллиард сумнан күбрәк акча киткән. Киләсе елга аны 4 процентка арттыру күздә тотыла икән. Шул ук вакытта, хезмәт хакын күтәрү һәм социаль түләүләргә индексация ясау исәбенә киләсе елда халыкның табышы да артачак. Якындагы өч елда эшсезлек тә кимиячәк. Шулай итеп, министр фикеренчә, Россиягә карата 11 меңләп санкция кулланылуга карамастан, илебез икътисадының глобаль үзгәрешләргә чыдам булуы ачыкланган. Министр раславынча, моның төп сәбәпләреннән берсе – эшмәкәрлек инициативасын хуплау.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев