Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

II Керәшенчә марафон башлана. Катнашыгыз!

1-21 март көннәрендә “Туганайлар” газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә II керәшен марафоны оештыра.

Узган ел безнең газета беренче тапкыр “Керәшенчә марафон” уздырып, бар керәшен дөньясын шаулаткан иде. 21 көн барган бу марафонда Татарстанның төрле районнарыннан һәм, хәтта, ерактагы Красноярск ягыннан да карендәшләребез катнашып, һәр көнне яңа бирем буенча, яңа бер теманы яктыртып бардылар. Катнашучылар ВКонтактеда үз гаиләләренең элгәредән килгән традицияләре, гадәтләре, йолалары, милли аш-су, керәшен әдәбе, тәрбия һәм башкалар турында яздылар; фотолар, видеолар урнаштырдылар.

Быел керәшен марафоны, узган елгыга караганда, үзгә булачак. Төрлелектә – матурлык бит, дуслар! Узган елгы кебек, һәр көн бирем бирелмәячәк. Бары тик шартларга туры китереп, үзегез теләгән әсәрне укырга һәм безне аның белән таныштырып барырга кирәк.

Бу юлы марафонда керәшен язучыларының – хикәяләрен, повестьларыннан өзекләр, шагыйрьләребезнең шигырьләрен, поэмаларын укырбыз; шигырь язарга яратучы карендәшләребенең иҗат җимешләре белән танышырбыз – яңа талантлар да ачарбыз; башка милләттән булган авторларның керәшеннәр турында язган әсәрләрен дә укырбыз. 

Максатыбыз – интернетта, ВКонтакте челтәрендә халкыбызны төрле яклап ачу, туган телне саклау, өйрәнү, йола-бәйрәмнәребезне, милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү. Иң мөһиме, керәшен җанлы һәм халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны һәм карендәшләрне барларбыз.

Интернет киңлекләрен үз итүче хөрмәтле карендәшләр! Әлеге марафонны башкарып чыгуда сезнең дә өлешегез зур. Катнашыгыз, бергә булыйк.

Катнашу өчен:

ВКонтактеда безнең “ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен” (https://vk.com/tuganaylar) төркеменә язылыгыз. Ә үзегезнең аккаунтыгыз ачык булырга тиеш. Марафонда теләгән һәркем (милләтенә карамый) катнаша ала.

Марафонда катнашу шартлары:

- 1 марттан башлап, 21 көн дәвамында һәр көн үз ВКонтакте битегезгә укыган әсәрегезне куеп барырга тиешсез. Постларны (текст, фото, видео) көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 22 мартка кадәр урнаштырылып куелырга тиеш.

- Керәшен авторларының әсәрләреннән өзекләр;

- Керәшеннәр турындагы әсәрләрдән өзекләр;

- Авторлар үз әсәрләре белән катнаша ала;

- Югарыда язылганнарны үтәгән видеоязмалар (бәлки, кемдер матур итеп шигырьләр/хикәяләр укып куяр);

- Китапның исемен, нәшриятын, басылган елын, битен күрсәтү мәҗбүри (үз әсәрен куйган авторларга бу кагылмый);

- Интернеттан копия (күчермә) алып кую тыела; китапны кулга алып укыйбыз;

- Өзек эчтәлегенә туры килә торган фото куярга була;

- Һәр постка #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештегларын өстәгез;

- Постларга иҗади якын килү хуплана. 
 

#керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, сезнең постларны һәркем укый, карый алачак. Иң мавыктыргыч постларны газетада, сайтта бастырачакбыз. Марафонга нәтиҗә ясап, катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

Бергәләп керәшеннәрне бар дөньяга күрсәтик! Сокланмаган кеше калмасын!

Сорауларыгыз булса, 8917 250 97 95 номерына ватсапка языгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев