“Җиңгәчәйләр” ансамбле “Камские истоки” фестивалендә җиңү яулады
18 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният йортында “Камские истоки” дип аталган төбәк конкурс-фестивале узды
Фестивальнең максаты – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу һәм үстерү. Конкурста сигез номинация буенча көч сынашалар. Бу – “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография”, “Сәнгатьле уку”, “Фольклор-йола күренешләре”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Рәсем ясау сәнгате”, “Милли костюм” номинацияләре.
Керәшен культурасын тәкъдим итүче бердән-бер коллектив Мамадыш районының Дүсмәт авылында иҗат итүче “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле (җитәкчесе – Виктор Спиридонов) булды. Алар “Фольклор-йола күренешләре” номинациясендә “Покрау утырмасы” күренешен сәхнәләштереп, сайлап алу турында беренче урын яуладылар.
“Җиңгәчәйләр”не шушы көннәрдә узачак фестивальнең бүләкләү тантанасы белән иң яхшы чыгышлар тәкъдим ителәчәк гала-концертка чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев