Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ибушевлар гаиләсендә кайгы: Михаил дәдәләре вафат булды

6 апрель көнне Мамадыш районының Владимир авылында Георгий Ибушевның туган нигезендә яшәүче Михаил дәдәләре вафат булды. Аны 7 апрель көнне авыл зиратында җирләделәр.

Газетабыз архивында Михаил Ибушев турында язма саклана, шуны тәкъдим итәбез. Аны 2005 елда Мамадыш районының Усали авылыннан Лидия Пасыева язган иде.

«Дөнья бәясе — кеше» диләр Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Михаил дәдәй Ибушев шикелле кешеләр турында. Һәрвакыт ачык йөзле, сабыр холыклы, мөлаем, киң күңелле, ярдәмчел кеше ул Михаил дәдәй. Һәр гамәлен уйлап эш итер, һәр сүзен чамалап әйтер, кешегә дөрес киңәшен бирер. Чын мәгьнәсендә акыллы, акыл белән эш итә торган кеше. Ә аның кулыннан килмәгән эш бу дөньяда бармы икән? Искиткеч балта остасы, менә дигән мич чыгаручы, тире иләүче, тегүче, ташчы, тезүче, электрик... тагын әллә кемнәр. Эшләгән һәр эшендә яраталар үзен. Уңган кеше булганы өчен, тырышлыгы, намуслылыгы, җайлылыгы өчен җитәкчеләр генә түгел, бөтен авыл халкы ярата аны, хөрмәт итә. Шуңа күрә гел җаваплы эшләр генә йөклиләр үзенә.

Михаил дәдәйнең йорт-җире авылда иң шәп йортларнынң берсе. Ул аны уллары белән бергәләп җиткерде. Әллә кайдан көлеп тора торган күркәм, матур йорт. Хатыны Лиза түти белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр алар.

Михаил дәдәй эш остасы гына түгел, авылның иң оста җырчысы да әле. Кунакларда үзебезнең моңлы керәшен көйләрен сузып җибәрсә, күз яшеңне тыеп торырмын димә. Шулай булмый ни, Татарстанның халык артисты, бөтен халкыбызның горурлыгы Георгий Ибушевның бертуган дәдәсе бит ул. Алар нигезен ныгытучы, гөрләтеп торучы, гөл итеп торучы дәдәләре.

«Туганайлар» газетасы коллективы Георгий Ибушевның һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Сезгә сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев