Яшьләргә авылда эш бармы?
Күпләр шәһәрләргә китеп беткәч тә, алар авылда –колхозда калганнар. Авыл җирлегендә яшьләргә ничек яшәргә һәм монда әйбәт яшәр өчен акча эшләп буламы? Шуның турында Кукмара егетләре белән район телевидениесы журналистлары сөйләшкән.
Максим Никтинга 24 яшь, ул Кукмараның Вәхит исемендәге хуҗалыгында эшли. Кыш көнне мал өчен азык ташый, җәйдә – кукуруз чәчә. Хуҗалыкка укып бетергәч үк урнашкан. Авылда калуына бердә үкенми ул.
– Шәһәргә китәсе килми, шушы эшкә дә әллә кайчан ияләштем. Авылда миңа күпкә рәхәтрәк. Әйе, кайвакыт техниканы да үзебез ремонтлыйбыз, әмма күп очракта килеп ясыйлар, – дип сөйли 24 яшьлек тракторист.
Шулай ук, күбебезгә таныш Василий Иванов та авылда яратып эшли. Аныңча, авылда яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
– Бүгенге көндә авылдагы хәзмәт хакы шәһәрнекеннән калышмый. Бу бик шатландыра, алданрак алай түгел иде. Хәзер әйбәт түлиләр дә, мал өчен корм да бирәләр, – дип сөйли тракторист-профи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев