Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләребез Менделеевск районына җыена

Былтыр башланып киткән яшьләр концерты циклы быел да дәвам итә.

30 октябрь Менделеевск районының Иске Гришкин авылында "Җәшләр җыены" дип исемләнгән концерт узачак. Концертны "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары оештыра. 

Программада Виктор Агапов, Татьяна Ефремова, "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле, керәшеннәр КВН җыелма командасы булачак. Оештыручылар быел яңа артистларны да чакырганнар, мәсәлән, түбәнкамалы җырчы Владислав Архереевның да чыгышы көтелә.

Шулай ук, концертта башка милләт культурасына да урын булачак.

– "Тумар" ансамбленең катнашучылары Марина Казакова белән Илүзә Галиуллина чуаш бию әзерли. Гомумән, программа җиңел, күңелле узачак. Кичәне асыл егетебез Дима Баранов алып бара, – дип сөйләде "Туганайлар" хәбәрчесенә "Бәрәкәт" җитәкчесе Алексей Дмитриев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев