Яшьләр керәшен мирасын барлый
Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбе «Все краски России» конкурсында катнаша.
Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбенең укучылары – Зәринә Кадыйрова һәм Матвей Колчин "Все краски России" конкурсында катнашалар. Әлеге конкурста алар "Керәшеннәрнең традицион ир-ат кастюмының тарихи үзенчәлекләре" проектын тәкъдим итәләр. Җитәкчеләре – география укытучысы Алевтина Даутова.
"Мәктәптә урнашкан “Халкымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган өлкә музеенда керәшен хатын-кыз һәм ир-ат киемнәрен җентекләп өйрәндек. Мирасыбызны искә төшердек, яңарттык. Тәҗрибә уртаклашу һәм яшь буынга милли мәдәниятне җиткерү максатын күздә тотып, төрле конкурсларда катнашабыз”, – диде музей җитәкчесе Алевтина Петровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев