Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ярты гасырдан соң очрашу

Мамадыш районының Албай сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган классташлар 50 елдан соң очрашты.

Дүрт авылга — Албай, Югары Әрнәш, Түбән Әрнәшкә, ике параллель класс укыдык без. Кызлар — барыбыз да керәшен авылларыннан. Күрше Албайга җәяү йөреп чыныгып үстек, җәй буе мәктәп бакчасында, колхоз басуында эшләдек, җәен велосипедтта элдертсәк, кыш буе чаңгы шудык. 

Албай мәктәбенең зур тәрәзәле, иркен төп бинасы безнең Югары Әрнәш авылыннан күчереп салынган. Сугышка кадәр үк чөй-агач кадаклар белән типовой мәктәп итеп салынган тарихи бина ул. Укыган классларга кереп утырып, дәрестәгедәй хис иттек үзебезне. «1973-2023 еллар» дип язылган кара такта янында фотога төштек. Укыган вакыттагы күңелле мизгелләрне, кызык хәлләрне, укытучыларны искә алдык. 

Укытучыларыбызны бик хөрмәт иттек, хәзер дә яратып искә алабыз. Класс җитәкчебез, рус теленнән белем биргән Наталья Соловьёваның очрашуга килүе ямь өстенә ямь булды. 91 яшендә дә матур итеп киенгән, үзеннән һаман да «укытучылык бөркелеп торган» Наталья Николаевнага сокландык. Гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, директорыбыз Николай Георгиевичның хатыны булган бу укытучыга мең рәхмәтлебез. «Барыгызны да бүгенгедәй хәтерлим, элек тә тәртипле булдыгыз, хәзер дә күз тимәсен үзегезгә», — диде укытучыбыз. Класс җитәкчебез исән-сау булганда ел саен очрашырга иде, дигән теләктә калдык. Укытучыларыбызның исән-сау булуларына сөенеп туя алмыйбыз без. Араларыннан кайберләре инде 80, 90 яшьне ваклаучы Ольга Никифорова, Анна Кирушина, Нурия Маякованың исән булуы, бер арттырусыз, зур бәхет ул. Очрашуга чакырып та килә алмаган укытучыларыбызның өйләренә бардык. Барысының да үз аякларында йөреп торуын күреп куаныштык. 

Мәңгелек дөньяга күчкән яшьтәшләребез, укытучыларыбызны чиркәүгә кереп искә алдык. Шәмнәр куеп чыктык. Иманнарыбыз барып ирешә күрсен, Ходаебыз кабул итсен!

Нишләтәсең менә, искә алыйк, 
Кайберәүләр арабызда юк...
Очрашып торыйк без исән чакта
Җир астыннан йөрер юллар юк... 

Хатирәләрне барлап, елмаеп-көлеп утырганда барыбызны да шаккатырып, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев килеп керде. Классташларыбыз Алевтина Борисова белән Георгий Краснов шундый сюрприз ясаган безгә. Георгий белән без Усали урта мәктәбендә бергә укыдык. Өстәвенә, аның әнисе Лиза түти — Югары Әрнәш кызы, безнең авылдаш. «Чакыргач, килдем әле!», — дип елмаеп килеп керде ул. Көчле тавышы белән керәшен җыруларын сузып җибәрүе булды, тып-тын калдык. Кече күңелле, гади, нәкъ үзебезчә, керәшенчә инде менә! Аның классташы булуыбыз белән бик горурланабыз. Ул үзе дә бик якын итә шул безне. 

Очрашуга кайтканнарның барысына да зур рәхмәт. Шашлыклар пешереп зур бәйрәм ясаганнары өчен Иван һәм Тамара Крешковларга, Иван Борисовка, Алевтина Бухарова, Елизавета Крешковага аерым рәхмәт.  Исән- сау булып, әле күп тапкырлар очрашырга язсын! 

Бер күрешү — үзе бер гомер бит, 
Очрашып торуны телидер күңел,
Килеп күрештек бит, хәл белештек, 
Бер тамчыкай да үкенерлек түгел. 

Зоя АЛЬМАНОВА (ГАЗИЗҖАНОВА).
Мамадыш районының Албай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев