Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яр Чаллы егете Виталий Анисимов – виртуоз баянчы

Талантлы музыкант, Ришат Төхвәтуллин концерт төркеменең баянчысы Виталий җыр-моң яратучы гаиләдә үскән.

Әти-әнисе Виталийны 6 яшендә музыка мәктәбенә укырга биргәннәр. Ул үзенең музыкант булып китүендә әтисенең тәэсире зур дип саный.

Әтисе Петр Михайлович бәләкәй улы күңелендә җыр-көйләргә мәхәббәт уятып кына калмый, аны баянда оста уйнарга да өйрәтә.

Петр Анисимов — Зәй районының Дүрт Мунча авылы керәшене, шофер, татар көрәшенең авыр үлчәү төркемендә Зәй районы өчен Татарстан беренчелегенә бил алышып, күп тапкырлар батыр калган спортчы. Татар көрәше буенча спорт мастеры Петр Анисимов уналты яшендә әнисез калгач, әтисе Михаилга өч энекәшен үстерешергә дә ярдәм иткән. Шул ук вакытта Петр гармунны да онытмый, тыңлаучыларның йөрәкләренә барып җитәрлек итеп, өздереп уйный...

Музыкага сәләт Виталийга әтисе һәм әнисе яклап та күчкән. Әтисенең әнисе, күрше Кызыл Таң авылы кызы Лидия Платонова оста җырлавы белән башкалардан аерылып торган. 

Әнисе, башлангыч класс укытучысы Чулпан да матур итеп баянда уйный. Чулпанның Сарман районындагы Саклаубаш авылыннан булган әти-әнисе дә җыр-музыка яратканнар. 

Виталийның үз апалары Алина белән Эльвина да музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлаганнар.

«Әти музыканы тулысынча аңлап, көйнең бөтен нечкәлекләрен тоеп, бик төгәл, дөрес итеп уйный. Җырның, көйнең кайчан кем тарафыннан язылганына, көйне язганда ул кешенең нинди халәттә булганына, ни әйтергә теләгәненә кадәр төшенергә кирәклеген әле хәзер дә искәртә. Күңел белән аңлап, йөрәк белән тоемлап уйнавымны таләп итә», — дип сөйли Виталий үзенең музыка өлкәсендәге гадел тәнкыйтьчесе булган әтисе Петр турында. 

Музыка мәктәбендә ун ел укый Виталий, аның төп уен кораллары — баян, гармун. Башта ул гомуми урта белем бирү бинасында урнашкан музыка мәктәбенең баян классына йөреп, Роберт Галиев җитәкчелегендә, татар халык көйләре белән таныша, уйнарга өйрәнә. 5 класстан соң Александр Рыбин класында укый. Анысында инде Виталий рус көйләрен, академик композицияләр, классик әсәрләр уйнарга өйрәнә. Ә аннан соң, укуын Яр Чаллы сәнгать колледжында, Хәлил Губиев җитәкчелегендә дәвам итә. «Аның классында укуым белән горурланам, ул — тәҗрибәле остаз, миңа музыкант буларак формалашырга ярдәм итте», — дип остазы турында зур ихтирам белән сөйли ул. Шулай ук, музыка мәктәбендәге укытучылары Роберт Сәйфиевич һәм Александр Евгеньевичны һәрвакыт хөрмәт белән искә ала.

 2019 елда Яр Чаллы сәнгать колледжының 3нче курсында укыганда Виталий Агапов, Вил Усманов, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илнур Гомәров, Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова белән концертларда чыгышлар ясый. 2021 елдан Ришат Төхвәтуллинның концерт төркемендә, рәсми рәвештә, баянчы булып эшли. 

Баян — Виталийның иң яраткан музыка уен коралы, ул үзен ансыз күз алдына да китерә алмый. Ә баянда оста уйнарга өйрәнү өчен Виталийга, үзе әйтүенчә, ундүрт ел кирәк була! Бүгенге көндә аны халык республика һәм халыкара конкурслар лауреаты, Гран-при иясе булган виртуоз баянчы буларак белә. 

Әтисе яклап Зәй ягы керәшене, 22 яшьлек баянчы Виталий Анисимовка киләчәктә дә тормышында һәм иҗат юлында яңадан-яңа уңышлар телибез.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев