Янсуарда Казак очы зираты яңа койма белән әйләндереп алынды
Питрәч районының Янсуар авылындагы Казак очы зираты төзекләндерелеп, коймасы яңартылды.
Казак очы зиратын заманында безнең әти, Николай Константинов карап, авылдашлар белән бергә, төзәтәсен төзәтештереп торды. 1939 елгы әтинең арабыздан киткәненә ике дистә ел инде. Зират коймасы да тузды. Әти эшен дәвам итү турында күпме уйлап йөрдем, җитешә алмадым. Мин хыялланып йөргәндә, безгә туган тиешле Венера Ивановна Степанова бу эшне оештырды. Әлбәттә инде, иң элек, Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов белән киңәшләшеп. Уртак эш таркалмас, ди бит халык.
Зиратны төзекләндерү өчен, башта халыктан акча җыелды. Акча бирү белән беррәттән, ялларда кайтып, зират эчен чистартуда катнашучылар да күп булды. Читтә һәм Казанда яшәүче авылдашларның, Янсуар кияүләре һәм киленнәренең бу эссе җәйнең һәр атнасында – ял көннәрендә – зиратка өмәгә җыелуы гадәти хәлгә әйләнде. Зиратта ничәмә-ничә еллар үсеп, авар чиккә җиткән карт агачлар киселде. Зур автокраннар, башка төр техника тавышы тынып тормады. Зират эче вак-төяк куаклардан чистартылды. Авыл түтиләре һәм киленнәр өстәл көйләп өмәчеләрне сыйлады. Казандагы авылдашлар өмәчеләрне ашатыр өчен өчпочмакларга, карбызларга кадәр алып кайттылар.
Нәтиҗәдә, ике ай дигәндә зират эче тәртипкә китерелде. Зират үзе өр-яңа койма белән әйләндереп алынды.
Безнең Казак очы зираты үзенең яңа коймасы, заманча матур капкасы һәм капканы керүгә уң кулда урнашкан часовнясы белән хәзер ерактан ук күренеп тора. Зиратка классташыбыз Иван Николаевның улы Валера салдырган асфальт юлдан барыла. Ә зираттагы часовняны 2008 елда классташыбыз Иван үзе төзеткән. Бер сөйләшүебездә Иванның әнисе, күршебез Анна түти зираттагы часовняны салдыруда уллары, кызлары, кияүләре һәм оныкларының да катнашуын телгә алган иде. Иванның арабыздан китүенә дә сигез ел була инде. Үзе арабызда булмаса да, Янсуар авылына истәлеккә часовнясы калды.
Нишлисең, тормыш бер урында тормый, югалтулары һәм табышлары белән дәвам итә ул. Янсуарда яшь балалар дөньяга аваз салыр, гомер кышына җиткәннәр дөнья куеп, мәңгелек йорт булган зиратка күчәр. Зиратның бу яңа капка һәм коймасы озак елларга җитәр әле. Заманалар үтә-үтә, безгә алмашка киләчәк яшь буын аны тагын да яхшырагына алмаштырыр. Шул рәвешле, игелекле эшләргә уралып, Янсуар авылы яшәр.
Ә шушы минутларда әле ирем Николай белән икебез, Янсуар авылының Казак очы зиратын заманча төзекләндерүдә көче кергән һәрбер кешегә һәм, беренче чиратта, бу эшне актив оештырып, өмәләргә барлык авылдашларны да тарткан Венера Ивановнага рәхмәтләребезне “Туганайлар” газетасы аша юллыйбыз. Сәламәт булыйк, тормыш ямен, якыннарыбыз кадерен белеп һәм авылыбыз Янсуар өчен җан атып яшик.
Любовь КУТУЗОВА
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев