Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуар авылыннан Николай Макаров: «Көтү дә көттек, җир дә сөрдек»

Николай Макаров 1932 елның 8 августында Питрәч районының Янсуар авылында колхозчы Борис Егорович һәм Анна Ильинична гаиләсендә 10 баланың иң беренчесе булып дөньяга килгән.

«Миңа 8 яшь булганда, Бөек Ватан сугышы башланды, – дип искә ала Николай дәдәй, – Әти 1941 елның августында фронтка китте. Барлык эшләр дә безгә калды, олы бала буларак, бигрәк тә миңа. Без Анастасия түти белән көтүче булып, авылның сарык көтүен көттек. Шулай ук, кыр эшләрендә катнашырга туры килде. Җир сөрдек, чәчтек, уңыш җыеп алдык. Беренче ярдәмчеләребез атлар, үгезләр иде. Ашлыкны Балык Бистәсе элеваторына ташыдык. 1945 елның 9 маенда, төнлә басуда эшләгәндә, колхоз рәисе килеп, сугышның тәмамлануы турында шатлыклы хәбәр җиткерде. Еллар узса да, мин ул кичне гомер буе онытмыйм. Әкренләп туган якларга фронтовиклар кайта башладылар. Шул елның көзендә әтием дә өйгә кайтты».

Николай ат караучы булып эшли. Алар карамагында 150дән артык ат була. 1952 елда армия сафларына алына. Ул Красноярск краенда 3 ел да 3 ай хезмәт итә. Туган авылына кайткач, яңадан яраткан эшенә урнаша, ә 1970 елларда үгезләр фермасына күчә. 46 ел хезмәт стажы булган Николай Макаров районның алдынгы терлекчеләреннән берсе була. Ел саен алдынгылар слетында катнаша. ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре һәм башка күп кенә бүләкләр белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны», «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемнәренә лаек була.

Хатыны Матрена Павловна белән ул авыл клубында таныша. 1960 елда өйләнешеп, 5 бала үстерәләр. 2006 елда Матрена түти бу дөньядан китә. Хәзерге вакытта Николай Борисович Питрәчтәге улларында яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев