Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы керәшеннәре зиратта өмә уздырды

Мөслим районының Яңа Усы авылында яз, җәй һәм көз айларында өмәләр оештыру — гадәти эш. Шуңа да авыл урамнарыда, юл буйларында һәм зиратта да чисталык, тәртип.

 Авылда яшәүчеләр дә, читтәге авылдашалры һәм кунаклар да өмәдә теләп катнаша.

Кояшлы көзнең шимбә иртәсендә эш кораллары алган ир-атлар, тырма һәм сәнәк күтәргән хатын-кызлар авыл зиратына өмәгә җыелды. 
Зираттагы агачларның корыган ботакларын кисеп, чыбык-чабыкны читкә ташыдылар, чүп үләннәрен тырмаладылар. 

«Аллага шөкер, өмәдә бик зур күләмдә чистарту эшләре башкарылды. Чакыруыбызны тыңлап, өмәгә килгән барча кешегә рәхмәт. Халыкның бердәмлеген, авыл өчен тырышуын шушындый күмәк эшләр күрсәтә дә инде. Бигрәк тә, Владик Петров, Василий Пискунов, Анатолий Ермолаев, адашлар Геннадий Кондратьевлар, Михаил Ефимов, Юрий Кондратьев, Валериан Филиппов, Валерий Кондратьев үз көчләрен жәлләмичә тырышып эшләделәр. Бер генә өмәдән дә читтә калмаучы Рита апа Тазова, Люба апа Филиппова, Рәүфә апа Балтаева, Лариса апа Ефремова, Ольга апа Тазова һәм Зина апа Дарина бу юлы да килгәннәр иде. Роза апа Николаева, Альбина Романова, Гөлназ Шәмсетдиновага да рәхмәттән башка сүз юк, — дип өмәчеләрне тезелдереп санап китте Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. — Олег Игошев белән Геннадий Шадрин ел да үз тракторлары, печән чапкычлары белән зиратның территориясен чабып торалар. Барысының да үз изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев