Яңа Усы авылы тарихыннан
Яңа Усы Мөслим керәшеннәре төпләнеп яшәүче төп авылларның берсе.
Яңа Усы авылы район үзәгеннән көнчыгышка таба 12 км ераклыкта Казанчы елгасы ярында матур табигатьле урында урнашкан. Авылга 1700 нче еллар башында нигез салынган. 1735 -1755 елларда кулдан төшерелгән карталарда Узы, Осы дип билгеләнгән дип исбатлана.
1795 елгы V ревизия материалларында, Иске Усы авылында 57 керәшен (13 ир, 44 хатын) исәпләнә. Шул ук 1795 елда Яңа Усы авылына (Иске Усы белән тоташкан) беренче килеп урнашучылар-иске керәшеннәр Минзәлә кантоныннан килгәннәр (Урмяды авылы 7 гаилә, Токашево авылы 5 гаилә, Юшады авылы 3 гаилә, Корану авылы 2 гаилә). Алар Шадриннар, Егоровлар, Кузьминнар, Николаевлар, Кондратьевларның нәсел башлыклары. 1796 елның 04 мартында Урта Урмяды авылыннан 12 гаилә (45 ир һәм 42 хатын), Григорьевлар, Тимашевлар, Никоновлар, Афанасьевлар, Ермолаевлар һ.б. гаиләләрнең нәсел башлыклары күченеп килә. 1834 ел мәгълүматлары буенча, керәшеннәр 39 йортта яши (130 хатын, 174 ир).
1859 елда Көҗмәдемьян чиркәве төзелә. 1860 елларга кадәр авыл кешеләре дәүләт крестьяннары булып исәпләнгән. 1870 елга халыкның архив исәпкә алу материаллары (ревиз әкиятләре) нигезендә XIX гасыр уртасында Усинка елгасында Бәләбәй өяз шәһәреннән 160 һәм Минзәләдән 45 км (верст) ераклыкта урнашкан Яңа Усы авылында 966 кеше яшәгән: 478 ир-ат һәм 488 хатын-кыз. Төп шөгыльләре булып игенчелек (тип буенча «залежно-переложная система», төп культура-бодай, солы, арпа) һәм терлекчелек саналган.1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда 4 су тегермәне эшләгән. 1876 елда – миссионерлык мәктәбе, 1885 елда чиркәү-приход мәктәбе (1895 елда бинасы төзелә) ачыла. Аңа кадәр хәлле крестьяннар балаларын Умердә, Минзәләдә укыта. Авыл халкы умартачылык белән шөгыльләнгән, чабата үрү, чана-кашовкалар ясау , балта осталыгы белән шөгыльләнгән. Бу чорда авыл җирлеге җир өлеше 2828 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда 342 йортта 1500ләп керәшен яшәгән. 1921 елда авыл советы башкарма комитеты оештырыла. Аның рәисе булып – Гарганий Алексеев билгеләнә. 1923 елда комсомол оешмасы төзелә. 1922 елга кадәр авыл Уфа губерниясе Бәләбәй өязе Нагайбак волостенә керә. 1922 елдан – Башкортостан АССРның Бәләбәй кантоныны, 1926 нчы елның 25 гыйнварыннан Татарстан АССРның Минзәлә кантонына кертелә. 1930 нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы составында.
1930-1963 елларда рәсми документларда авыл Зар Усы һәм Крәш. Усы авыллары буларак билгеләнгән. Яңа Усыда “Красный Октябрь” колхозы (рәисе – М. М. Кондратьев), “Зар Усы” (рәисе – Игнат Тазов), Бикмәчтә “Первомай” колхозлары төзелә. 1939 елда чиркәү ябыла, 1940 елда аның качы киселә. 1940 елда авылга радио кертелә.
Яңа Усы авылыннан Бөек Ватан сугышына 359 кеше китә, шуларның 191е вафат була һәм хәбәрсез югала, 168енә кире әйләнеп кайту насыйп була.
1942-1951 елларда 5 мәктәп директоры алышына. Директор һәм завуч вазифаларын Әхмәтсафа Салихов башкара. 1946 елда ул ТАССРның атказанган укытучысы исеменә лаек була, балаларга патриотик тәрбия биргән һәм фронтка ярдәм иткән өчен Иосиф Сталинның Рәхмәт хатына лаек була.1944 елда авылда беренче китапханә ачыла. Китапханәче булып Фёдор Смирнов эшли. 946 елда күмәк хуҗалыклар берләшеп, “Первомай” исемен ала. 1956 елда Үрнәк, Ясная Коммуна хуҗалыклары берләштерелә һәм “Үрнәк” колхозы (рәисе – Яхъя Абдуллин) барлыкка килә. 1959 елда электр станциясе төзелә, терлекчелек фермаларына электр кертелә. 1963 елда “Первомай” колхозы ХХII партсъезд исемендәге колхоз дип үзгәртелә һәм шул елны авыл тулысынча электрлаштырылып бетә. 1976 елда директор Гәрәй Бәхтигәрәев тырышлыгы белән заманча кирпич мәктәп бинасы төзелә. 1988 елдан 2016 елга кадәр урта белем бирү мәктәбе булып тора. 6 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1982нче елны авыл урамнарына үзәк су үткәргеч системасы көйләнә, колонкалар куела. 1993-1996нче елларда авылның шәхси йортларын газлаштыру үткәрелде. 1990нчы еллар шаукымы XXII партсъезд исемендәге колхозны да читләп үтми. Бер-бер артлы җитәкчеләр үзгәрә, исеме алышына, банкротка төшә. 2000нче елдан "Усы" колхозын Нуретдинов Р.Г җитәкли. Замана таләпләренә кушылып, ул "Нур" КФХгы оештыра, "Мини сөт заводы" төзи, матди кыенлыклардан чыга. Хуҗалык игенчелек, сөтчелек, терлекчелек белән шөгыльлә. Бүгенге көндә ИП КФХ "Нуретдинов Р.Г" исемен йөртә.
2013 елдан авыл яңа сулыш ала башлады. Юлларга гравий түшәлде, 2014 елда яңа мобиль ФАП торгызылды, 2017- авыл уртасындагы күпер, 2018дә- мәктәп, 2020дә - мәдәният йорты заманча капиталь ремонт үтте. Шәхси йортлар су кертте, авыл утлары электролиниясе яңартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев