Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа уку елыннан тарих дәреслегендә махсус хәрби операция турында бүлек булачак

Россиядә 11 сыйныф укучылары өчен яңа дәреслекләрдә махсус хәрби операция үткәрү барышы турында мәгълүмат урнаштырылачак, аларны уку программасына яңа уку елы башыннан кертергә тиешләр, дип хәбәр итә «Ведомости».

Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм МГИМО ректоры Анатолий Торкунов язган яңа уку әсбабы 1945 елдан алып 21 гасыр башына кадәрге чорны үз эченә алачак. Украинадагы конфликт турында мәгълүмат дәреслекнең соңгы бүлегендә урнаштырыла, аңа «Россия бүген. Махсус хәрби операция» дигән исем бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, югарыда әйтелгән дәреслекне 2023 елның апрелендә Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов «Знание. Первые» дигән Бөтенроссия мәгърифәт марафонында тәкъдим итте. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, дәреслек тарихи суверенитет, тарихи белемнең объективлыгы, тарихның дәвамлылыгы һәм үз үткәненә хөрмәт принципларына нигезләнгән.

«Суверен мәгариф системасының иң мөһим компонентларының берсе — тарих. Һәм безнең бик матур илебезнең тарихы дөрес итеп аңлатылуы, ә мәктәпләрдә тарих дәресләре кызыклы үтүе бик мөһим. Тарихны өйрәнү үз дәүләтең өчен горурлык һәм син яшәгән илгә мәхәббәт тәрбияли», — дип белдерде Сергей Кравцов әйтеп үтелгән чарада.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев