Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яна Шалаумова: «Нинди генә җыр башкарсам да, үзебезнең керәшен җырулары кадерлерәк»

Менделеевск районыннан җырчы кызыбыз Яна Шалаумованың осталыгы җырлауда гына түгел, ул милли бизәнү әйберләре дә ясый.

Яна  Минзәлә шәһәренең Советлар Союзы герое М. С. Фомин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы классында укый.

— Яна, синең репертуарыңда керәшен җырлары гынамы?
— Юк, әлбәттә, рус, татар, инглиз телләрендә дә җырлар башкарам. Әмма күңелгә иң якыны — керәшеннеке. Үзем керәшен кызы булгач, милләтем көйләре кадерле миңа. Шуның аша мәдәниятебезне танытасым килә.

— Ә гомумән, синең өчен иҗат — нәрсә ул?
— Иҗат ул — сине чит уйлардан арындырып, башка дөньяга ияртүче яраткан шөгыль. Иҗат белән мавыкканда һәрвакыт диярлек вакытның ничек узганын сизми дә калам мин, сәгатьләр буе җырлап та, һич арымыйм. Һәм бер генә көнемне дә иҗаттан башка күзаллый алмыйм!

— Җырга шундый мәхәббәт сиңа якыннарыңнан киләме?
— Әйе дип уйлыйм. Минем әнием дә бераз җырлый, ә менә әбием «Туганайлар» дип исемләнгән атказанган җыр һәм бию керәшен ансамблендә катнаша. Мин үзем биш яшемнән төрле шәһәркүләм бәйгеләргә йөри башладым. Шуннан мине бер бик яхшы мөгаллим күреп алып, дәресләр алырга чакырды. Шул көннән башлап иҗатымны, сәләтемне үстерәм, камилләштерәм. 

— Ә әлеге өлкәдә кумир дип әйтерлек кешеләрең бармы? Кемне тыңлап илһамланасың?
— Марина Карпова иҗатын бик яратам. Гадәти рус җырларыннан тыш керәшен халык көйләренә дә башкара ул. Бәлки, нәкъ шуңа күрә күңелемә үтеп кергәндер дә. Шулай ук Пелагея иҗатын ошатам, «Пелагея 2.0» дип тә йөртәләр үземне кайчак. Тавыш тембры һәм йөз-кыяфәт белән аңа охшагангадыр инде. Өстәвенә, рус халык җырларын да яратып башкарам бит. 

— Кара әле, сиңа «Микулай» фильмы ничек тәэсир итте?
— Әйе, күрдем мин аны, тик уртасына кадәр карагач сүндереп куйдым, ошатмадым ни өчендер. Таныш-белешләрем дә шундый фикердә булып чыкты. Бәлки, сюжеты шундый бормалы һәм беренче карашка аңлаешсыз тоелганга шулай тәэсир иткәндер ул миңа. Тик вакыйгаларның керәшен авылында, керәшен геройлары катнашында баруы бик кызыклы тоелды.

— Нинди жанрдагы җырларны еш башкарасың, ә кайсыларын сирәгрәк?
— Халык көйләренә гашыйк инде мин. Шуңа Илһам Шакиров, Әлфия Афзаловаларны тыңларга яратам, ниндидер миллилек бар аларның җырларында. Ә мисал өчен джаз кебек жанрлар белән бик кызыксынганым юк. Бәлки, кайчан да булса анысына да алынырмын.

— Үзеңне 10 елдан кем итеп күрәсең?
— Хыялым — үз җырларымны язып, зур сәхнәгә күтәрелеп, халыкны сөендерү, рәхәтләнеп иҗат итү. Барысының да тормышка ашуын телим!

— Кул эше белән дә шөгыльләнәсең икән.
— Тамакса һәм кәлисә дип аталган милли бизәнү әйберләре ясыйм. Тамакса муенга тагылып, күкрәкне бизәп тора, кәлисә билгә эленә. Күбесенчә чыгышларда күлмәк өстеннән тагам аларны. Нигезендә фетр кулланып, тәңкә-тәңкә көмеш акчалар тезеп эшләнә алар. Гади генә акча кулланмыйм, ә борынгы, әби сандыгыннан чыккан тәңкәләрне алам. Бер бизәнгеч якынча ике атна тирәсе эшләнә. Гомумән, алар күз тиюдән һәм башка төрле явыз көчләрдән саклый. Бу кул эшенә мине әбием өйрәтте — ул андый милли әйберләрне бик ярата. Кайчандыр бәлки башка кешеләр өчен дә ясармын, сораучылар да булыр кебек, тик әлегә кыюлыгым җитми.

— «Керәшен чибәре 2017» титулын да яулап өлгергәнсең икән бит.
— Үзебездә Минзәләдә узды бу бәйге. Үземнең әллә ни катнашу теләгем юк иде, барыбер җиңмим, вакыт кына әрәм итәчәкмен, дип уйладым. Тик якыннарым әйтә торгач, күндем, катнашып карарга булдым. Иҗади номер, визиткалар әзерләү белән бер ай узды. Нәтиҗәдә, тырышлык юкка китмәде — җиңү насыйп булды.

— «Алтын мәйдан» бәйгесендә катнашуың турында да сөйләп уз әле.
— Бу — Кырымда узучы зур халыкара милли бәйге. Анда ансамбль белән әбиләрем генә катнашасы иде. Аларның җитәкчеләре мине дә дәшкәч, барырга булдым. Анда төрле яшь категориясендә, төрле жанрларда катнашучылар хәйран иде. Баруым юкка булмады — гран-при алып кайттым. 

— Чын сәләт табигатьтән киләме, әллә аның нигезендә тырышлык, даими шөгыльләнү торамы?
— Минемчә, музыканы тоемлау, ноталарны «ала» белү кебек нигез күнекмәләр бары табигатьтән килә. Беркайда шөгыльләнмәгән әллә нинди көчле тавыш ияләре бар бит. Аннары инде иҗат юлы дәвамында күнекмәләреңне шомартасың, моңарчы белмәгәнгә төшенәсең. Мисал өчен, минем элек мелизмнар бик авырдан чыга иде. Шөгыльләнә торгач, мелизмнары да, башкалары да килеп чыкты.

— Ә әгәр беренче тапкырдан нәрсәдер килеп чыкмаса, ни эшлисең?
— Мин максатка ирешмичә туктала торганнардан түгел. Килеп чыкмый икән, үземә: «Яна, сабыр бул. Син барысын да булдырасың», — дим дә кабаттан башлыйм. Кайчак күп эшне соңракка калдырасы килә, тик алай алга китеш булмаячагын яхшы аңлыйм, шуңа бүген эшләп булганны иртәгәгә калдырмыйм. Калган эшкә кар ява.

— Үзеңне кемнәр рәтенә кертәсең: экстравертмы, әллә интровертмы?
— Мин бик аралашучан кеше, яңа танышулардан ниндидер бер рәхәтлек алам. Ә бәйгеләргә төрле шәһәрләргә йөргәч, танышулар еш булып тора, шөкер. Россиянең төрле өлкәсендә дусларың булуын аңлау икеләтә күңелле. Аңлавыгызча, экстравертның экстраверты мин. Тик энергетикалары авыр булган кешеләр дә очрый кайвакыт, андыйлардан читтә булырга тырышам. Көнчеләре дә, төрлесе була инде кешенең. Тик, шөкер, әйләнә-тирәмдә күбесе ачык, позитивлар.

— Тормышыңнан берәр кадерле берәр мизгел белән уртаклашчы.
— «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесендә Минзәлә районы башлыгының сәхнәдә миңа тун биргәнен мәңге онытмам! Мин инде җиде ел дәвамында бу бәйгедә катнашып килдем, тик һәрвакыт Казан этабына җиткәч, төшеп кала идем. Ә 2023 елда беренче тапкыр финалга уздым һәм икенче урынны яуладым. Тунны шуның өчен бирделәр. Ул көнне шатлыктан кычкыруым белән бөтен УНИКСны яңгыратканмындыр! Мәңге онытылмас хисләр инде.

Яна турында кызыклы фактлар:
— Йөзен сытмыйча бер лимон ашап бетерә ала.
— Өй эшләрен концерт залларында бизәнү бүлмәсендә эшли.
— Беркайчан чәч буятканы юк, һәр нәрсәдә табигыйлыкны ярата.

Айгөл ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев