Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Маты халкы махсус хәрби операциядәгеләргә күңел җылысын җиткерде

Бакалы районының Яңа Маты авылы халкы, чын игелеклелек күрсәтеп, егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыю оештырды.

Бу бик ару һәм кирәкле эш!

«Авылдашларыбыз үз куллары белән өйдә әзерләгән тәмле токмачлар, тушёнкалар, төрле боткалар әзерләделәр, сало тозладылар, чәйләр ясадылар, маскировка челтәрләре дә үрәләр һәм тагын да күп файдалы әйберләр тупладылар.

Без бик нык өметләнәбез: безнең егетләргә, туган йорттан, Бакалы районының изге күңелле кешеләреннән килгән бу ярдәм, аларның күңеленә җылылык һәм шатлык өстәр. Егетләргә ярдәм барлыгын һәм без аларның һәрберсе өчен борчылуыбызны белү бик мөһим», – диде клуб җитәкчесе Артемий Кудрин.

Бу игелекле гамәл, һичшиксез, безнең батыр егетләребезгә көч-куәт бирер, аларның рухын күтәрер. Алар, үз чиратында, безнең яклаучыларыбыз буларак, Ватанны саклап, безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшәләр.
Яңа Маты авылының һәрбер кешесе бу эштә үз өлешен керткән. Батыр егетләребезгә исән-сау, җиңү яулап туган якларына кайтырга булсын! Аларның һәрберсе безнең өчен кадерле, без аларны бик нык көтәбез!


Артемий Кудрин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев