Яңа китап басылып чыкты: «Яңгыра, борынгы гөслә!»
Иске елның соңгы көннәрендә галим, фольклорчы Геннадий Макаровның өр-яңа китабы басылып чыкты.
«Звените, старинные гусли»-«Яңгыра, борынгы гөслә» дип аталган бу китап —керәшеннәрнең милли уен коралы гөсләдә уйнарга өйрәнергә теләүчеләр өчен алыштыргысыз ярдәмлек. Аның авторы — сәнгать белеме кандидаты, Татарстанның атказанагн сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров. Китап Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан нәшер ителде.
Китапның беренче бүлегендә борынгы уен коралы гөслә тарихы турындагы мәгълүмат, гөсләдә уйнарга өйрәнергә теләүчеләр өчен уйнау методикасына кагылышлы киңәшлр бирелгән.
Икенче бүлегендә халык арасында популяр булган керәшен һәм татар җырларының гөсләдә уйнау өчен әзерләнелгән ноталар үрнәге урын алган. Җырларның кушымталары, аларны әле уйнарга өйрәнеп кенә килүче гөсләчеләр дә булу мөмкинлеген истә тотып, җиңеләйтелгән аранжировка белән әзерләнелгән.
Бу китап — Татарстанда борынгы этник гөсләләргә багышланган беренче ярдәмлек. Аны китап итеп бастырып чыгаруның максаты — Татарстанда тарихи музыка-инструменталь кораллар мирасының күптөрлелегенә белгечләр игътибарын юнәлтү, гөсләдә уйнау алымнары белән таныштыру.
Бу ярдәмлек борынгы уен коралларында уйнау традицияләрен яңартуга, аның үсешенә этәргеч бирер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев