Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа йөзләр ачабыз – Тинчурин театрында дүртенче сезон эшләүче Эдуард Никитин

Эдуардның әтисе – Мамадыш районының Чия Баш авылы керәшене, әнисе – Чистай районыннан татар кызы.

Бүген, 15 декабрь, "Туганайлар" редакциясе журналистлары К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында кунакта булып кайтты. Чыгышы белән Чаллы шәһәреннән булган ачык йөзле һәм бик күңелле керәшен егете Эдуард Никитин шушы театрда инде дүртенче сезон рәттән эшли.

Эдуард кечкенә чагыннан ук актерлык һөнәренә тартыла. "Туганнар җыелышкач, телевизор пультын микрофон тоткан кебек тотып, артистларга пародия ясаган чакларымны хәтерлим", – дип сөйли ул театр сәнгатенә кереп китүе турында. 

Эдуард үзенең осталыгын башта Чаллы Балалар театр сәнгате мәктәбе, аннан Казан театр училищесы, ә бүгенге көндә Дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) чарлый. Өстәвенә, Тинчурин театрының 11 спектаклендә төрле-төрле рольләр дә башкара.

Бу очрашуыбызда ул безгә үзе турында гына түгел, ә актер булуның уңай һәм тискәре яклары, хыяллары, киләчәккә планнары турында сөйләде һәм, әлбәттә, үзе эшләгән театрның эчке "кухнясы"н да күрсәтте. 

Эдуард Никитин белән интервью газетабызның киләсе санында чыгачак. Аны видеоформатта да карап булачак. Безнең социаль челтәрләрне һәм сайтны күзәтеп барыгыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев