Яңа эш атнасында буран, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелә
Синоптиклар Татарстан халкын якындагы көннәрдә һава шартларының начараюы турында кисәтте.
Күп күләмдә явым-төшем, буран көтелә. Җилнең тизлеге секундка 22 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген циклонның акрынлап көнчыгышка китүе белән, аның тыл өлешендә җил юнәлешен төньяк-көнбатышка алыштырачак һәм аның тизлеге секундка 15-20 метр булачак. Бозлавык саклана, бураннар да фаразлана. Көн дәвамында һава температурасы -3..-8 градус аралыгында булуын искәртә республика Гидрометеорология үзәге.
Бозлы яңгыр электр үткәргечләрендә һәм агачларда боз катуына китерә ала, юлларда көчле бозлавык чыгарырга мөмкин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев