Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр концерт куйды: Харизматичный Кырлач бабай, чибәр кызлар, матур тавышлы егетләр

17 декабрьдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Җаңа җыл бизәкләре» тамашасы узды.

Яңа елга санаулы көннәр калып барганда, бәйрәм кәефе булдыру, дуслар белән концерт карап кайту — бер куаныч. Ә үзебезнең керәшеннәр концертын күрү, аеруча рәхәт. 

Керәшеннәрнең бердәнбер мәдәни йорты булган Я. Емельянов исемендәге үзәк мондый тамашаларны ел да оештыра һәм ул инде матур традициягә әйләнеп бара. Быелгы концертның режиссеры да — мәдәни үзәк белгече Павел Александров. Ул үзенә куелган бурычны яхшы башкарып чыкты. 

Тамашаны алып баручы барыбызга да таныш Илмир Ямалов иде. Йөзендәге елмаюы белән кич буе тамашачыны үзенә каратып торды ул. Концерт башлангач та, үзебезчә «Арулармысыз!» дип сәламләгәч, рәхәт булып китте. «Минем дә керәшен тамырларым бар бит. Әнием Клара чыгышы белән Мөслим районының Яңа Усы авылыннан», — дип әйтеп узды. 

Безнең артистлар — чын йолдызлар

Ике сәгатьтән артык барган «Җаңа җыл бизәкләре»ндә яраткан җырчыларыбыз чыгыш ясады. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле барабаннар кагып, дәртле җыр-биюләр белән концертны башлап, аңа яхшы кәеф дулкыны бирде. Кич буе залда шушы бәйрәм атмосфера уйнады. 

Илмир Ямалов җор теле белән бер-бер артлы җырчыларны сәхнәгә чакырып торды. Эстраданың «зажигалочкасы» дип киләсе җырчыны дәшкәндә, күпләр Римма Никитина икәнен шундук аңлап алды. Сәхнәдә «ут уйнатып», түфлиләрен салып, бии-бии җырлаучы Римма бу юлы лирик җыр башкарды. Минем аны бу образда беренче тапкыр күрүем иде, бераз сәеррәк, ләкин «ничава» булды. Керәшен җыруларын да дөбертәтеп башкарды. Илмир Ямалов «зажигалочканың» кияүдә булмаганлыгын да искәртеп узды әле. Залдагыларга «Риммага берәрегезнең өйләнмәгән калтырап тора торган булса да танышлары юкмы соң?» дип шаяртып алды. Римма үзе дә кияүгә чыгарга риза: «Калтырап торганы кирәк түгел, мин үзем нормальный бит», — дип өздереп җавап бирде ул. 

Борынгы җыруларны барлап, аларны заманчалаштырып башкаручы, Җырчы Җәкәү йортының «Тумар» ансамбле күпләрне таң калдырды. Ышанычлы адымнар белән алга атлыйлар кызлар, үзләре дә — курчак. Молодцы!

Күптән түгел генә декрет ялыннан чыккан, «Бәрмәнчек» ансамбле солисткасы Юлия Туктареваны әйтеп китми мөмкин түгел. Туган ягы Нагайбәк районының Сарашлы авылы җырын башкарганнан соң, Юлияне тамашачы көчле алкышлап, бик озак сәхнәдән җибәрми торды. Чын чая нагайбәк кызы! 

Узып баручы елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Вадим Захаровның җырлавын күпләр көтеп алгандыр. Ул сәхнәдә күренү белән шатланулар һәм кул чабулар тынмады. Шуның кадәр гади, кояштай балкып торучы, яраткан Вадимыбыз инде ул! Вадим «Без — керәшен егетләре» дип җырлаганда, янымда утырган олы яшьтәге дәдәйләр дә, сынатмыйча, бар тавышка кушылып җырлап утырды. 

Татьяна Ефремова да — асыл ташыбыз, сәхнә йолдызы. Аның чыгышы үзебезчә, керәшенчә булды, тәмләп тыңлап утырдык. Тыпырдатып биеп тә алды, озын итеп, җиренә җиткереп көен дә сузды. Елдан-ел остаруы, үз өстендә эшләве күренеп тора. 

Төрле милләт вәкилләреннән торган «Зәкәрия» фолк группасы өр-яңа җырларын башкарды. Нагайбәк районының Кассель авылында «Гумер» ансамбленнән язып алынган һәм Тукай районы ягы җырлары иде бу. Төрле халыкларның борынгы җыруларын заманча аранжировкада башкаручы бу группа — Татарстанда бердәнбер. Алар керәшен җыруларын Россиянең башка төбәкләрендә дә таныталар. 

Шоу-бизнеста үзләренең ышанычлы адымнарын атлаучы, талантлы яшь җырчыларыбыз Александр Игнатьев, Алина Давыдова, Игорь Дмитриев популяр җырларын башкардылар. Яшьләрчә, заманча, дәртле булды аларның чыгышлары. Александр Игнатьевка да бу ел бик истәлекле булды, Питрау бәйрәмендә аңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. 

Бәйрәм кичендә ерак араны якын итеп килгән Түбән Кама шәһәренең «Сүрәкә» керәшен халык фольклоры ансамбле солисты Тамара Фролова һәм «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбле дә бар иде. Казан тамашачысы яратып кабул итте аларны, алга таба мондый чараларга бу егетләр-кызлар ешрак килсен дигән теләктә калам! 

Концертта иң яшь башкаручы Менделеевскийдан Яна Шалаумова булды. Илмир Ямалов та: «Бүген үк «Бәрмәнчек» ансамбленә алырлык бу кызны», — дип әйтеп үтте. Чыннан да, зур сәхнәләрдә, олы артистлар белән чыгыш ясарлык талантлы кыз.

Сәхнәдә татар егетләреннән торган «Казан егетләре» төркемен дә күрдек. Бу бер дә гаҗәеп түгел, чөнки аларның репертуарында да керәшен җырлары бар. Яратып җырладылар.

Концерттан соң, ир-ат җырчыларыбыз азрак икән дигән фикер йөгереп узды башымнан. Әллә бу концертта гына шулай булды, әллә чыннан да, киң җилкәле, калын тавышлы җырчы керәшен егетләребез азмы?! 

Харизматичный Кырлач бабай шок хәлендә калдырды

​​​​Яңа ел бүләкләрсез булмый. Бу кичтә тамашачылар арасында лотерея да уйнатылды. Аның өчен яхшы бүләкләрне республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге әзерләгән иде. Өч бүләк тә хуҗасын тапты: Балык Бистәсеннән Милена Новикова, Казаннан Евдокия түти һәм Оренбург ягыннан Казанга күченеп кайткан укытучы Альбина бүләкле булдылар. Бүләге ни икәнен күрмәдек, матур итеп төрелгән, саллы гына коробка иде ул.

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котларга Кырлач бабай белән Кар кызы да килгән иде. Ни өчен Кырлачмы?! Керәшеннәрдә элгәре вакытларда кышның иң суык айларын шулай атаганнар — Кырлач айлары. Аны күктәге айга карап билгеләгәннәр. Рождество уразасы вакытында (28 ноябрь-6 январь) туган айны — беренче кырлач, Агам кырлач ае дип атыйлар. Рождестводан соң туган ай — Энем кырлач. Кырлач бабай — Суык бабай инде ул, беләсегез килсә! 

Африканың Конга республикасында туып-үскән, хәзерге вакытта Татарстанда яшәүче Оливер Мукендиның Кырлач бабай булып киенеп чыгуы күпләргә шок булды. Ап-ак сакаллы, шоколад төсендәге тәнле мондый Кырлач бабайны беренче тапкыр күрүем иде. Бик харизматичный! Ә Кар кызы үзебезнең Римма Никитина иде. Алар «Бәхеттә, шатлыкта» дип җырлап, зал тутырып килгән тамашачыларга киләсе 2024 елга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. 

Ике сәгать рәхәтләнеп ял иттек. Соңыннан барлык артистлар һәм залдагы тамашачылар бергә торып басып, «Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе» дип, күмәк җырлау гына җитми калды. 

Концерттан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев