Яңа Балыклы авылында яшәүче Наталья Васильева әбисе турында истәлекләр язды
Натальяның әбисе Анастасия Каменева 1911 елда Бакалы районының Корчай авылында туа.
Наталья Васильева әбисе турында истәлекләр язды. Әби сөйләгәннәр исемдә шулай калды диде ул:
"Без гаиләдә дүртәү идек. Өч абый һәм мин. Хуҗалык зур иде: ат, ике сыер, тавыклар, сарыклар һәм умарталык. 1917 елда әтине кулак дип сорау алуга алып китәләр. Фамилиясен Михайловка үзгәрткәч, әти кире кайтты. Гаиләдә бертуганнар малайлар булганлыктан, мин бөтен нәрсәдә дә аларга охшарга теләдем. Сигез яшемдә атка атланып йөри башладым, абыйлар белән бергә печән, тирес ташыдым, урманнан утын чыгардым. Мин өчеллык мәктәпне тәмамлагач, әнием авырып китте, хуҗалыктагы бөтен эш минем җилкәгә төште. Иртәнге биштә тордым. Басуга чыкканчы өйдә бөтен эшне эшләргә, хуҗалыкны да алып барырга кирәк. Уналты яшемнән фермада эшләдем: унике сыерны көнгә өч тапкыр саварга кирәк. Җәй көне алар авылдан өч чакрым ераклыктагы көтүлектә була иде.
Элек яшьләр күп эшләде, шуңа карамастан, кичке утырмаларга җыелып җырладылар, гармунга биеделәр. Егетләр күрше авыллардан киләләр иде."
1935 елда әби кияүгә чыга, шуннан бирле Яңа Балыклы авылында яши. Аны язмыш яңа тормыш башлагач та сыный:
"Сугыш башланганда миңа 30 яшь иде, картым фронтка китте, мин сукыр каенана һәм ике яшьлек кечкенә кызым белән калдым. Башкалар белән бергә җир сөрдем, чәчтем. Кышын урман буйлап бил тиңентен карда йөрдек, утын кисеп, утын өеп куюлар... Яңгырларда, кар яуганда юешләнеп кайтасың, алмаш кием юк. Аяк киеме дә юк иде, төн эчендә барысын да киптерергә туры килә. Иске Маты авылындагы спирт заводына чана белән бәрәңге ташыдык. Туймазыга ат белән спирт, тавык, ит, бодай ташыдым. Кайтканда тизрәк өйгә кайтып җитү өчен Сөн елгасын кичәргә туры килә иде. Бервакыт, кыш көне, юка боз өстеннән узганда, ат чана белән бергә боз астына төшеп китте. Бозлы суда муеннан чаклы батып, атымны тугарып алып чыктым, аннары чананы тартып чыктым. Колхоз мал-мөлкәте бит, атын да, чанасын да коткарып калдым. Төн буе, Ходай сакласын, үлмәсен дип, атны карап, чыкым. Икенче көнне үзем яттым, күрше хатынга рәхмәт, аякка басарга булышты. Ике көннән эшкә чыктым. Председательгә бер сүз дә әйтмәдек. Хезмәт көнен кисәргә мөмкиннәр иде, әгәр атка бер-бер хәл булса, сыерны да алып китәләр. Эш өчен солы белән түлиләр иде. Без аны киптердек, аннары тегермәндә ярма ярдырдык. Аннан ботка пешерә идек. Икмәк арпадан – ярушник дип йөртәләр иде. Арыш ипиен бик ярата идек, сирәк эләгә иде ул. Аның тәмен беркайчан да онытмаячакмын".
1943 елда бабайны (әбинең ире) комиссовать итәләр, яралы килеш өенә җибәрәләр.
"Федорны туган авылга алып кайткач, ул йөри дә, утыра да алмый – гангрена башланды. Больницада урын юк иде... ләкин ул бирешмәде, үз-үзенә кырыну пәкесе белән операция ясады, граната кыйпылчыгын чыгарды һәм шуннан соң терелде, тора ала башлады. Үзенә култык таяклары ясады һәм акрынлап йөри дә башлады. Балта остасы, бөтен авылга киез итек басучы булды ул. Бабаң атка атланып йөрде, кладовой булып эшләде, аннары атлар карады. Тора-бара аны совхозга бригадир итеп билгеләделәр. Сугыштан соңгы чорда хәтта сәламәт кешеләргә дә балаларын үстерү авыр иде. Ә безнең алар белән бишәү булды, тырыштык, үстердек, тәрбияләдек".
«Ничек чыдадың син боларның барысына, ничек сынмадың?" – дип сорадым мин әбидән. Ул миңа болай җавап бирде:
«Мөгаен, җиңүгә ышаныч булгангадыр, бөтен җирдә «барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунглар эленеп тора иде. Җиңү көнендә без кырда идек. Күрәбез, хат ташучы елга аша безгә атка атланып килә. Тагын кемгә дә булса кара хәбәр килде микәнни диештек, борчылып. Почтальон, безнең йөзләрне күреп, көлеп җибәрде: "Мине үбегез, кызлар! Җиңү!Җиңү! Кичке сәгать биштә колхоз идарәсендә митинг, аннары күңел ачу булачак», диде. Ләкин моңа без чын-чынлап авылга солдатлар кайта башлагач ышандык... Сугыштан соң мин кырчылык бригадасында, аннары кошчылык фермасында эшләдем, шуннан пенсиягә киттем".
Бабай үлгәннән соң әби 36 ел яшәде. Аның сөйләгәннәре мәңге истә булыр, ул сөйләгәннәрдән без ата-бабаларыбызны, аларның сугыш вакытындагы авыр язмышларын белдек. Әби 2010 елда 99 яшендә мәңгелеккә күчте. Аны балалары һәм без – оныклары, бик яраттык һәм хөрмәт иттек.
Анастасия Васильевнаның бүләкләре: Ана даны медале, Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре.
Ә минем әби-бабам мирасы искиткеч – бөтен яктан да бик талантлы кешеләр! Түтиләрем безнең "Туганайлар" ансамблендә җырлыйлар һәм уйныйлар, туганнан туган сеңелләре җырларга һәм биергә генә түгел, ә үз куллары белән бик күп гүзәл нәрсәләр тудырырга сәләтле, ә безнең балалар безнең эздән баралар һәм үз балаларын үзләре артыннан ияртәләр. Иҗат, бу безнең нәселнең үзенчәлекле билгесе. Һәм без моның өчен ата-бабаларыбызга рәхмәтле!
Фотолар Наталья Васильеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев