Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Бу арада Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 19 метр тизлектә көчле җил белән бик җылы, тотрыксыз һава күзәтелде.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә-якшәмбе — 22 һәм 23 июньдә республика көньяк циклон йогынтысында калачак. Һава температурасы берникадәр төшә. Шимбә — 22 июньдә көндез  +21...+26 градус, төнлә +10...+16 градус күрсәтәчәк. Урыны белән яңгырлар явып узачак.  Кайбер районнарда көчле явым-төшем, секундына 15–20 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Якшәмбе — 23 июньдә һава температурасы көндез +19...+24 градустан артмаячак.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву ихтималы сакланып калачак. Һава температурасы +20...+25 градус тәшкил итәчәк.

Ватаным Татарстан

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев