Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яктылык, аклык эзләп

Чаллы урамында көн кояшлы, шулкадәрле рәхәт. Җәяүләп әллә кайларга китәсе килеп тора бүген. Сез, ничектер, мин үзем кешеләрне күзәтергә яратам.

Менә, каршыма таякка таянган урта яшьләрдәге бер хатын килә. Андыйларга беребез дә битараф түгел бит инде. «Шундый булып тудымы икән, әллә берәр күңелсез хәл шушы көнгә калдырганмы», дигән уйлар белән атлаганда, берничә секундка гына очрашып алдык. Шул хатыннан тәмәке исе килеп, кисәк кенә аңымны томалап куйды... 

Әнә, баласын җитәкләгән бер ана якынлаша, кызы нидер сөйли. Икесе дә бәхеттән балкып торалар. Берничә бәхет очкыннарын үземә алып киттем. Бәхетнең артыгы булмый аның. Үз бәхетем янына, кечкенә генә булса да, тагын бер бәхет сыяр әле... 

Юл кырыенда — гимназия. Ике малай укудан кайтып бара. Аркаларында — рюкзак, аяк киеме биштәре, кулларында — пакет, «пакетларында спорт формасыдыр инде», дигән уй йөгереп узды башымнан. Алҗыганнар, атлар-атламас кына киләләр. «Өйгә кайтырлык рәтләре дә калмаган боларның», дип уйлап, узып киттем яннарыннан. Алар кебек чакта, укудан кайткач, өйдә күпме эш эшли, аннары уйнарга чыгып китә идек. Пәлтә итәкләре бозланып катып, киез итекләр тимераякка әйләнеп беткәч тә өйгә ашыгу юк әле. Кайбер көнне, ачулана-ачулана, әниләр эзләп чыга, әле дәрес тә әзерлисе бар. Аннары — төн буе китап укып, иртә белән торасы килмичә җылы юрган астында ятулар. Телефоннар юк, телевизорлар да кеше саен түгел. Бер көтү бала-чага җыелып, телевизорлары булган кешеләргә йөри идек. Ник беребезне куып чыгарсыннар?! Безнең буын — рәхәтләнеп радио тыңлап үскән буын ул... 

Юл уңаеннан кибеткә ипигә кердем, анда нәрсә генә юк, акчаң гына җитсен. Чир китә, гадәт китми, диләрме әле, монда инде сатып алучыларны күзәтәм. Кайберләре шул кадәрле битараф, әйтерсең лә соңгы көннәрен яшиләр. «Уяныгыз, дөнья матур, дөнья киң», дип эндәшәсем килеп китте үзләренә. Ә бер яктан, савыты буш, борчусыз бер генә кеше дә юк шул. Һәркемнең савыты ни беләндер тулган. Уйсыз, гамьсез булганнар — куркыныч... 

Өйгә кайтып җиткәнче, баласын чанага утырткан тагын бер әни очрады. Яннарыннан сокланып узып киттем. Ерак та китеп өлгермәдем, «ник ул аягың белән таеп барасың, миңа бит авыр», дигән кырыс тавыш ишетелде. Безне дә ачуланды инде әниләр. Без үскәндә әни кырыс та, таләпчән дә булды, тик кечкенә чактагы ачулар онытыла инде ул. Алар шулай тиеш дип тә кабул ителәдер, күрәсең. Олыгая башлагач кына бер чеметем сүзгә дә хәтер калып, борчылып йөрисең икән ул. 

Әйдәгез әле, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Моны һәркем үзеннән башласа, дөньябыз — түгәрәк, күңелләребез — кышкы урам карлары кебек ап-ак, ә йөзләребез кояш кебек елмаеп торыр. 

Елизавета МАЛОВА. Яр Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев