Якты Күлдә Казанская бәйрәме узды
Бу бәйрәм авыл халкының элек-электән килгән престольный бәйрәме.
“Ә зәйнең, сыулары ай тирәндер,
Тирән җиркәйләре тездән дер,
Җыру башлаулары ай бездәндер
Күтәреп алуы сездәндер...
Менә шундый борынгы фольклор җыруы белән бәйрәм башлана иде элек. Күрше авыллардан туганнар, яшьләр, өлкәннәр килә. Туганнарында кунакта утыралар, эштән соң яшьләр клуб янында, зур мәйданы булган ишегаллары каршында, җыелалар иде”, – дип искә алып сөйләде авылдашлары Людмила Казакова.
“Бәйрәмне оештыруда күп өлешен керткән авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Егоровага, барлык хезмәткәрләренә, авыл җирлеге башлыгына, бер бәйрәм дә алардан башка узмый торган, авылыбызның фольклор ансамбле – "Керәшен моңы"на, авыл халкына зур рәхмәт. Бәйрәм авылыбызның бик матур җирендә, Зәй буенда, болында быел 25 тапкыр узды. Быелгы бәйрәм узенчәлекле. Чыгыш ясарга Зәйнең ансамбльләре, "Каприз" бию коллективы, Әлмәттән "Купава", халык бию ансамбле "Мириданс" килгән иде. Җырчы Ясмин-Светлана Минеева моңлы тавышы белән таң калдырды.
Алып баручылар Владислав Тыткин, Ландыш Бурганова бәйрәмгә күтәренке кәеф өстәп тордылар. Чыгышлар төрле уеннар белән чиратлашып барды: көянтә белән су ташу, утын кису, тагаракка утырып кунакка бару уеннарында халык бик актив катнашты.
Мәктәп укытучыларына куп еллык хезмәтләре өчен буләкләр дә тапшырылды.
Явып киткән яңгыр, бәйрәмне бүлдерсә дә, бәйрәм азакка хәтле барды, салют белән тәмамланды”, – дип сөйләде читтән кунакка кайткан авылдашлары Ольга Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев