Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күлдә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә бүләк тапшырылды

Бүгенге көндә Зәй районының Якты Күл авылында ике тыл хезмәтчәне яши.

Якты Күлдә авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров, хәрби комиссариат вәкиле Иван Шугулев, мәдәният хезмәткәрләре, яшьармиячеләр тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Якты Күлдә ике тыл хезмәтчәне яши. Алар — Мария Соловьева, Анна Уварова.
Бөек Җиңү көнен сугыш кырларында батыр солдатлар якынайтса, авыл һәм шәһәрләрдә җиңүне якынайту өчен тыл хезмәтчәннәре барлык көчләрен куя. «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да җиңү өчен!» дип эшли алар. Аларның хезмәт батырлыгы зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек.


— Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттегез. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, — диде ветераннарны котларга килүчеләр.

 

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев