Якты Күл авылындагы кызыклы кушаматлар - авылдашлар сөйли
Зәй районының Якты Күл авылында ачык йөзле, кунакчыл кешеләр яши.
Быел җәй көне бу якларда баргач, вакыт аз булса да, авылдагы әбиләр — Татьяна Байрашева һәм Пелагея Алексеева белән дә сүз алышып өлгердек. Алар «Туганайлар» газетасын яратып укулары турында әйтеп, кеше язмышлары турында күбрәк язуыбызны, мәзәкләргә дә аерым урын бирүебезне теләделәр. Кушаматлар, керәшен сүзләре турындагы язмаларны да яратып укыйлар икән. Үз авылларындагы кайбер кушаматларны да искә алдылар: Әркәнәйләр, аюлар, бүреләр, каруннар, кәҗәләр, саесканнар…
Ольга түти Долгова үстергән кабакларга да күз салдык. Чаллыда яшәсә дә, йортларын ташламый ул. Бакчасында яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерә. Аның белән сөйләшүе дә бик рәхәт. Китапханәче булып эшләгән елларын, авылның күренекле кешеләрен дә искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев