Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күл авылында укучылар биатлонда ярышты

21 февральдә Зәй районының Якты Күл авылы янәшәсендәге чаңгы юллары шау-гөр килеп торды.

Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны Никита Осипов истәлегенә ел саен Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырыла торган традицион биатлон ярышлары үтте. Анда Якты Күл, Поручик, Түбән Биш, Югары Шепкә, Аксар, Чыбыклы, Ал. Бистәсе авылларыннан һәм шәһәрнең 1, 3, 4, 5, 6, 7 мәктәпләреннән барлыгы 13 команда катнашты.

Шушы авылда гомер иткән Никита Осипов хөрмәтенә уздырылучы бу чара район мәгариф идарәсе һәм ДОСААФ җирле бүлеге тарафыннан оештырыла. Ярышларны тантаналы ачуга мәгариф идарәсе белгече Лилия Гатина, ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Николай Глухов һәм ветеранның улы Валерий Осипов килгән иделәр.

— Әлеге ярышлар яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту белән беррәттән париотизм хисләрен ныгытырга да ярдәм итә. Чөнки Бөек Ватан сугышы ветераны Никита Осипов үзе дә кайчандыр шушы мәктәптә хезмәт куйган, без ярышларга кадәр укучылар белән батырлык дәресе дә үткәреп алабыз. Ветеранның тормыш юлын, сугышчан батырлыгын искә төшерәбез. 1992 елдан алып әлеге ярышлар иң башта Никита Осипов катнашында мәктәп кысаларында уздырыла башлады, ә инде 1996 елдан ул район күләм масштабларда үткәрелә. Хәзер без аны ветеран истәлегенә, аны хөрмәтләп үткәрәбез, — ди Николай Глухов.

Ә Валерий Никитович үз чыгышында укучыларны үз илләренең патриотлары булып үсәргә чакырды.

— Бөек Ватан сугышында катнашкан буын, безнең бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәшкән, ә хәзер махсус хәрби операция кысаларында сезнең әтиләрегез, абыйларыгыз, туганнарыгыз ил бөтенлеге сагына бастылар. Без аларга менә шулай бердәм булып көч биреп торырга тиешбез, — диде ул.

Ярышлар исә бик кызыклы барды, оештырылыш та югары дәрәҗәдә иде. Чаңгыда узышу өчен махсус юллар әзерләнгән, бер кругның озынлыгы 800 метрдан артык. Ә ату өчен көйләнгән махсус урын аеруча игътибарны җәлеп итә. Ул яктыкүллеләр тарафыннан кулдан әзерләнгән булса да, бер дә Матч каналыннан күрсәтелүче халыкара ярышлар ату зонасыннан ким түгел. Биш кара мишень тидерү осталыгына карап агара бара.

Ярыш иң башта командалар арасында эстафета формасында барды. Кызлар, егетләр мең ярым метр араны чаңгыда узарга һәм биш тапкыр төз атарга тиеш булдылар. Шәһәр мәктәпләре арасында 7нче мәктәп спортчыларына тиңнәр булмады, хәер алар узган ел да беренче урынны алуга ирешкәннәр, быел да чаңгыда җитез йөрделәр, төгәл, тиз аттылар.

— Без ел саен биатлон ярышларында мәктәбебез командасы белән катнашабыз. Быел менә эстафетада мәктәп командасының беренче узышка чыгучысы булдым һәм беренче булып эстафетаны командашыма тапшыра алдым. Көн салкын булса да кояш елмаеп җиңүгә дәртләндереп тора, чаңгы юлы яхшы әзерләнгән, ярышу авыр булмады, — ди елмаеп Арина Белякина.

Ул быел инде республика күләмендә ярышларда да үзен сынаган, уңышлы чыгыш ясаган, ә физкультура буенча фән олимпиадасында республика призеры булган.

Авыл мәктәпләре арасында югарышепкәлеләр иң  көчле команда. Араларыннан Арыслан Кәрамов мәсәлән, яхшы чаңчыларның берсе.

— Бүгенге ярышларда чаңгыда узышу җиңел булды, тик менә ату ягы гына куандырмады. Алга таба биатлонда катнашу өчен ныгытып ату ягын шомартырга исәп тотам, — ди Арыслан.

Түбән Биштән Руфинә исә үз фикерләре белән уртаклашып, бүгенге ярышлардан рухи көч алуы турында әйтә. Ул мәктәпләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартларның яхшы булуын белдерә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев