Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күл авылында яшәүчеләр хәрбиләргә коры аш өчен чимал әзерләгән

Гуманитар ярдәм җыю пунктына «коры» ашлар әзерләү өчен яшелчәләр җыялар.

Зәй районы Якты Күл авылында  махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм госпитальдә дәваланучыларга матди ярдәм җыю, токмач кисү, ипи киптерү, челтәр үрү, киемнәр әзерләү белән күптәннән шөгыльләнәләр.

Шушы көннәрдә СВО зонасына җибәрү өчен коры ашлар әзерләү өчен яшелчәләр җыйдылар.

«Әйе, барысын да  – кәбестәсен, кишерен, бәрәңгесен, чөгендерен китерделәр авылыбыз кешеләре. Без аларның барысын да солдатларга җибәрәчәкбез. Бу ризыклар илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде!» – дип яздыла Якты Күл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев