Я.Емельянов исемендәге үзәктә балалар өчен зур бәйрәм оештырылды
22нче декабрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен «Җаңа җыл урманында ни булмас...?» дигән бәйрәм булды.
Яңа ел тамашасында өлешчә мобилизациягә эләккән карендәшләребезнең балалары, «Туганайлар» редакциясе һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре балалары да чакырылган иде. Зәй керәшен җәмгыяте председателе Валентин Атласов бәйрәмгә районда яшәүче 5 баланы алып килгән.
– Әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларны алып килдек. Кайберләре әниләре, кайберләре әби-бабасы белән. Районнан автобус бирделәр, зур рәхмәт! Балаларның шатлыклы йөзләрен күрүгә ни җитә?, – дип әйтте Валентин дәдәй.
Яңа ел нәниләр өчен һәрвакыт әкият белән бәйле. Әлеге бәйрәмгә дә балаларыбыз янына төрле әкият персонажлары килде. Яңа, 2024 ел символы - Дракон, аны серле керәшен урманы буйлап эзләп йөрүче мәче - Бәчкә, тигр - Макар һәм кар бабай Олаф «Җаңа җыл урманында ни булмас...?» тамашасының төп геройлары иде. Керәшен урманында адашкан Драконның эзләренә чыкканда алар Куянны, хәтта Красная шапочканы да очраттылар! Әлбәттә, елы буе көтеп алган Кыш Бабай белән Кар Кызын да дәште балалар.
Шөкер, яңа ел символы табылды, әмма чыршының иң затлы бизәге - йолдызы юк булган. Залда утырган балалар белән бергәләп безнең геройларыбыз шушы йолдызны эзләде. Билгеле, ансын да таптылар. Шул хөрмәттән, дискәтүктә рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Иң хөрмәтле кечкенә кунакларыбыз керәшен биюләрен дә биеделәр, җырладылар да, Кыш бабайга әзерләп килгән шигырьләрен дә сөйләделәр.
Соңыннан балалар өчен мастер-класс уздырылды. Анда балалар имбирьле прәннекне тәмле глазурь белән бизәделәр, шунда ук килеп чыккан тәмнүшкәләре белән рәхәтләнеп чәйләп тә алдылар.
Оста итеп оештырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Мондый тамаша 23-24 декабрь көннәрендә бөтен теләүчеләр өчен дә үткәреләчәк.
Белешмәләр өчен телефон: +7-919-623-66-28 (Аида Андреевна).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев