Я. Емельянов исемендәге үзәк белгечләре Удмурт керәшеннәре белән танышканнар
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Удмуртиянең Грахов районындагы керәшеннәр төпләнеп яши торган авылларда фольклор-этнографик экспедициядә булдылар.
Удмурт керәшеннәре
Удмуртиянең Грахов районында кайчандыр барлыгы алты-җиде авылда керәшеннәр яшәвен белү дә экспедициядәгеләргә зур яңалык булган. Аларның кайберләрендә төрле халык яшәсә дә, берничәсе бары тик керәшен авыллары гына булган. Шушы райондагы танылган Плотников фамилияле укытучы, керәшен балаларының үзенчәлекле характер билгеләрен сөйләп, гаҗәпкә калдырды.
"Миңа төрле милләт балалары белән эшләргә туры килде: татарлар, удмуртлар, марилар, руслар, чувашлар һәм керәшеннәр. Әгәр берәр укучыга "2"ле куйсам, ул: "Ни өчен миңа "2"ле куйдыгыз?", дип ризасызлык белдерә. Ә керәшен балалары: "Җавабым "5"лелек булсын өчен миңа нишләргә, тагын бер аңлатыгыз әле", — дияләр, алар — белемгә омтылучан. Мөгаен, шуңадыр керәшеннәр күбрәк җитәкче вазифалар башкарадыр«, — дигән ул укытучы.
Грахов районы керәшен оешмасы җитәкчесе Юрий Данилов белән Порым авылына да барганнар. Авылның «Тәңкәләр» ансамбле белән танышканнар.
"Юрий Павлович үзе күбрәк рус телендә сөйли. Өлкән буын кешеләре туган телне беләләр, ә яшьләр русча гына аралаша. Бу якта катнаш гаиләләргә караганда, чын керәшен гаиләсе коручылар күп. Кемдер — үз районнарындагы керәшен кызы-егете белән, ә кемдер Менделеевскида үз тиңен табып тормыш корган.
Порымда без уникаль парлы костюм — итәк һәм кофта таптык. Итәкләрен башка авылларда да күргән идек. Ә монда — тулы комплект. Бөтенләй керәшен киеменә охшамаган, төрле төстәге тукымадан тукылган итәк һәм фабрика ситсасыннан тегелгән кофта. Күбрәк, рус милли киеменә охшаш. Уйлавымча, шул якта яшәүче русларның кием элементларын башка милләтләр дә үз модасына алгандыр. Ул бик матур, килешле парлы киемне хезмәттәшебез Лиана Самойлова киеп карады. Тукымаларны буяу өчен табигый буяулар кулланганнар, иң киң таралганы — агач каерысын суга салып кайнатып ясалганы, дип аңлаттылар. Барлык тукыма буяуларын да үзләре җитештермәгәннәр, ярминкәдә сәүдәгәрләр һәрвакыт буяулар алып килеп сатканнар, шулардан алганнар.
Фольклор, этнография темасы популярлашып кына килә. Күпләрнең хәтта элгәреге киемнәрне тотып та, киеп тә карыйсылары килми. Чөнки аларның тукымасы калын, тыгыз, суламый, үзләре кысан. Бу климатның үзгәрүе белән бәйледер. Ә инде киеп караганнарның күзләре нурланып китә, үзләрендә элгәреге карендәшләребезнең чагылышын күрәләр. Менделеевск керәшеннәрендә тукымаларның киндердән ясалганнары киң таралган булса, Удмуртиядә җитенгә күбрәк өстенлек бирелгән. Безгә элек ничек җитенне эшкәртү технологиясе турында да сөйләделәр",— дип тәмамлады сүзен Павел Андреевич.
Һәр якның үз тарихи байлыгы, үз мирасы бар. Аларны барларга һәм сакларга, киләсе буынга җиткерергә генә кирәк. Бүген шундый экспедицияләр оештырырлык көчебез һәм сәяхәткә чыгып, төрле якларда булучы белгечләребез булуга сөенәбез, алар белән горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев