Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Григорий Родионов шигырьләре

Һәр җан иясенең үз туган җире, үз ватаны бар бит.

Без аңлап бетермәгән серле яшерен җепләр безгә туган урыннар белән араны өзәргә ирек бирмидер. Җан тартмаса, кан тарта, дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Кошлар да кайта туган җирен сагынып... Менә тагын көз  җиле канатларын сыйпый-сыйпый кыр казларын җылы якка озата... “Киткәннәр исән-имин кайтыгыз!”, – дип, кычкырасы килә.

Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовның “Кыр казлары киткәндә” шигырен укыгач, туган якларыннан киткән егетләребез дә күз алдына килә.

Кыр казлары оча җылы якка,

Күз күрмәгән ерак җирләргә.

Тын һавада моңсу тавышлары

Сәлам булып җилдә тибрәлә.

Саубуллашу җиңел дигән сүзне

Ишетмәдем әле беркемнән.

Бер кыр казы калган аерылып

Үзе очып барган төркемнән.

Иптәшләрен куып җитәлмәсә,

Ялгыз башы кая сыеныр?

Аңа карап тирән уйга чумдым:

Туган җирсез яшәү кыендыр...

 

Халкыбыз дәшә

Татарстан алга дәшә -

Олы юлга чыгарбыз.

Күңелләрдә зур өметләр,

Изге безнең догабыз.

 

Юллар катлаулы булса да

Сафларны югалтмаска!

Инде бу көннәргә җиткәч

Сынмаска, сынатмаска!..

 

Алда өр-яңа эшләргә

Дәшә безне халкыбыз.

Киләчәктә дә без бөек

Халык булып балкырбыз.

 

Ай яктысы төшә тәрәзәмә

 

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,

Инде кошлар күптән тындылар.

Болгатылган чишмә сулары да

Көзге кебек булып тондылар.

 

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,

Язгы төннәр бигерәк матурлар.

Шундый төндә ерак далалар да

Кунасыңдыр корып чатырлар.

 

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,

Рәхәтләнеп йоклый калалар.

Ачуланма, барам яннарыңа,

Килештерер безне далалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев