Григорий Родионов (әдәби псевдонимы – Гәрәй Рәхим) каберенә таш куелды
Казан янындагы Габишево авылы зиратында җирләнгән карендәшебез, язучы Гөргөри дәдәй каберенә таш куелды.
Кабер ташы китап формасында ясалган һәм анда Гәрәй Рәхимнең:
Мин китәм...
Минем урынга бәхет иңсен бу илгә, — дигән шигырь юллары язылган.
Григорий Родионовның каберенә ташны кызы Лилия Апакина гаиләсе куйган
«Китап формасына охшаш һәйкәлне Англиядә күрдем. Без дә шундый формада ясатырга булдык. Бу китап — әтинең тормыш символы, илһам символы. Әтием шаттыр», — диде кызы Лилия.
Аның балалары, туганнары да җыелган.
«Лилия белән Айдарга рәхмәт. Башыннан азагына кадәр үзләре йөреп, язучылар белән киңәшеп, бу эшне башкарып чыктылар», — диде язучының улы Давыт.
Каберенә истәлек ташы урнаштыру уңаеннан, тантанага Григорий Родионовның туганнары, дуслары, каләмдәшләре килгән. Араларында Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева, шагыйрь Егор Уткинның улы Игорь Уткин, шагыйрә, композитор һәм җырчы Людмила Аланлы да булган.
«Гәрәй Рәхимгә багышлап язылган шигыремне сөйләдем. Ул ипле кеше иде. Миңа бик ярдәм итте. Сагындыра, якты хисләр белән генә искә алам. Кешелек дөньясында күпме гүзәл сыйфатлар бар, аларның барысы да Гөргөри дәдәйдә бар иде. Ул бик изге кеше иде», — дип искә алды аның турында Людмила Аланлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев