Гөрли, үсә Якты Күл
Зәй районында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинарларын үткәрү яхшы традициясе яшәп килә. Шундый семинар Якты Күл авыл җирлегендә дә узды.
Әлеге семинарда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Якты Күлдә дәүләт программасы буенча курслар үтеп, халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү эшенә керешкән яңа белгеч белән фельдшер — акушерлык пунктында танышу да, авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтүче гаилә эшчәнлеге дә, яшь буынның патриотик рухта тәрбияләнүе дә игътибарга алынды.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр матур чыгышлары белән каршы алса, мәктәп театры үзенчәлекле спектакле белән таң калдырды.
Мәктәптә махсус хәрби операциядәгеләргә укучылар да кулдан килгәнчә булышып торалар. Алар солдатларга эчке киемнәр дә тегә, окоп шәмнәре дә ясый, хатлар да яза. Ә авыл мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр командасы эшли.
— Безнең унике кешелек волонтерлар бригадасы ике сменага бүленеп челтәр үрәләр. Узган елның ноябрь аеннан алып 93 сетка үрдек, ә декабрьдән башлап окоп шәмнәре дә ясыйбыз. Бүгенге көндә хәрби опреациядә катнашучы егетләребез фотоларыннан махсус стенд булдырдык, — дип сөйли клуб мөдире Татьяна Егорова.
Соңыннан семинарда катнашучылар пленар утырышта күргәннәргә йомгак ясадылар.
— Һәр җирлек үз табигате, үзенең эшчән халкы белән матур. Җирлекләребез кече авылмы, зурмы тәртиптә булсын һәм әлбәттә куркынысчызлык чараларына игътибарлы булыйк, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев